Әбү Хөрәйрәдән. Аллаһ илчесе: «Ике кешегә җитәрлек ризык өч кешегә дә җитә, ә өч кешегә җиткән ризык дүрт кешегә дә җитәчәк»,-дигән (“Пәйгамбәр белән бер көн” дигән китаптан алынды.)
Сүзем “Азат хатын” журналында озак еллар буена баш мөхәррир булып эшләгән хөрмәтле Венера Фәиз кызы Ихсанова хакында. Мин үзем дә озак еллар аның белән хезмәттәшлектә булдым. Венера Фәиз кызы ачык күңелле, ихласи, һәрчак елмаеп торучан, шәфкатьле җитәкче иде. Ул тормышта килеп чыккан төрле хәлләрне акыл белән хәл итте.
Еллар уза торды, мөхәррирләр дә алмашынды. Аннары шулай ук олуг хикмәт белән Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова редакцияне җитәкләде. Икесенә дә олуг рәхмәтләремне белдерәм. Аларның сабырлыклары һаман да исемдә.
Сүземне Венера Фәиз кызы турында дәвам итим әле. Ул күп оныкларына – дәү әни. Кызы, улы, кияве, килененең дә яраткан кешесе ул. Кәрим, Мәрьям, Сәет, Мәликә исемле оныклары бар аның. Кайберләре – мәктәптә, икенчеләре әзерлек классына йөриләр. Алар белән бергә кияү, киленнәре дә бер табынга җыелдылар. Кияүләренең гомер бәйрәме икән. Бөтен туган-тумачаны бергә күрү күңелне әллә нишләтте, уйны тирәннән “уйнатты”.
Дәү әни, дибез. Иң мөһиме – алар бар. Әмма шулай бергәләп җыелышу, нәсел-ыру, буыннар чылбыры, бөгәлҗәләренең ныклыгы хакында уйланулар тормышта бик аз бит әле. Әлеге очрашуга баргач, шулар хакында уйландым мин. Биредәге дәү әнинең борыңгылары гыйлем таратучы дини мәгърифәтчеләрдән булган. Әнә, балалар язучысы Ләбибә Фәиз кызы Ихсанова да нәниләргә белем-гыйлем, акыллы булу серләрен язып калдырган. Рухы шат булса иде, Раббым.
Мондагы табын янында гаҗәеп мизгелләр искә төшерелде. Шәхеснең дөньядагы кадере тирән уйларга сала. Күңелдә үзеннән-үзе, Ватандай газизе – анадыр дигән төшенчә әйләнә. Ана, дәү әни! Нинди самими атамалар! Алар күңелемдә алтынсу кебек мәңгелек, өзелмәс җепле йомгак булып чорналганнар шикелле. Ә җепләр сузыла да, сузыла.
Әй, мин хисләргә бирелеп, оланнарны онытып та торам икән бит! Оныклар берәм-берәм урындык – сәхнәгә басып, шигырь сөйләде, җыр сузды. Аларның барысы да әни, әти, дәү әни, дәү әти хөрмәтенә иде. Нәниләр олыларга, дип прәннекләр дә ясаганнар. Үзләре – дуслар. Әниләре токмач кисә, әтиләре ит турый.
Карап торсаң, аларның булдыклылыгына күңелне горурлык хисләре биләп ала. Барысы да тормышта яшәү серләренә, эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән. Бу сыйфатлар кешене ялкаулыктан коткара, бәхетле итә дә бит инде.
Менә шулай, җәмәгать, бөтен әти-әниләргә, дәү әти-дәү әниләргә балаларын, оныкларын эш рәтенә өйрәтүләрен теләп яздым бу сүзләремне. Ә балаларның файдалы эш башкаруларын күреп, сөенүдән туды бу юллар.
Дәү әни – Венера Фәиз кызына наз белән өретелгән рәхмәт сүзләрем барып ирешсә иде. Ә сезнең нәсел оягызда бармы оныклар – нәни кошчыклар?
Фатыйма ЗӨҺРӘ