Бераздан шул мәгълүм булды: әлеге сабыйларны балалар йортыннар алып килгәннәр икән.
Сөйләшү вакытында тын гына утырган сабыйлар зур абыйларын дикъкать белән тыңладылар. Кайсылары сорау да биргәләде. Алар очрашуга килгән абыйларын үз иттеләр булса кирәк, якынаеп киткәннәрен сизми дә калдылар. Абыйлары да балаларны үз итте. Алар: "Балалар, менә сезгә кәгазь, һәрберегез үзегезгә нәрсә кирәк, шуны языгыз”,-дип мөрәҗәгать иткәннәр.
Балалар ни кирәген язганнар. Абыйлары аны укыгач, башларын тотып, тынып калганнар. Кәгазь битләренең һәммәсендә "Әни кирәк” дип язылган булган. Бу юлларны укыган абыйлары озак вакытка тынып калган...
Менә, җәмәгать, әни, әни, әни! Бу сүзне күпме генә кабатласагыз да, җан төпкеленнән сыгылып чыккан кадерле авазны онытырга да, югалтырга да мөмкин түгел! Әниләрнең белик кадерләрен!
Фатыйма ЗӨҺРӘ