Кайнеш эшне тиз тотты: ул, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы, 7 буразнадан торган безнең бәрәңге бакчасын агулап та чыкты. Аларның өе башка урамда булганлыктан, билгеле ки, ул шунда ашыкты. Минем әле тагын бер эшем бар иде. "Лада-Калина” машинасының маен алыштырырга кирәк. Алдан бу хакта сөйләшеп куйганга күрә, кайнеш бу эшне үзе генә дә башкарып чыга алуы турында әйтте. Машина алар өе янында калганга күрә, мин ачкычны аңа гына биреп җибәрергә карар кылдым. Ачкычларны алгач, ул дусты Фәнил белән үз өенә кайтып китте. Ә мин исә яшелчәләргә су сибәсем булу сәбәпле, үзебездә калдым.
Бераздан сулышы капкан кайнеш безгә килеп керде. Сөмсере коелган, балтасы суга төшкән кешенеке кебек кыяфәттә иде ул. "Җизни, машина ачкычларын югалттым мин. Син аларны миңа биргән идеңме соң?”-диде ул аптырау катыш сораулы карашын миңа төбәп. Менә сиңа пәрәмәч?! "Әлбәттә, бирдем. Кулларыңа тоттырдым бит”,-дидем аңа сабырлыгымны җуймаска тырышып. Шулчагында мин тормышымда зур ялгышлык җибәргәнлегемне аңладым. Ник дигәндә, кортларны агулаганда ул авызын да, борынын да капламады бит. Димәк, кайнеш агуланып китеп, бер мәлгә үз өстеннән контрольлекне югалткан. Алай дисәң, үз ачкычларын төшереп калдырмаган ул?!
Кыскасы, без аның белән ул йөргән сукмакларны, ишегалдын, урамны тикшерергә керештек. Чия агачлары янында тукталганнар икән алар. Ул тирәләрне дә актардык. Ишегалдындагы, чия кырыендагы печәнне чаптык, аларны чүп-чардан арындырдык.Әмма безнең ачкычлар беракайда да күренмәде. Суга төшкән балта кебек юкка чыкты алар. Җитмәсә, запас ачкычларым да юк. Ничек кайтасы булыр Казанга? Иртәгә эшкә чыгасы бар. Дөресен генә әйткәндә, шактый хафага төштек, зур бәла-казага тарыгандай сиздем үземне. Тик ни хәл итмәк кирәк? Тәкъдирендә ни язылган булса, шуннан уза алмыдыр ул адәм баласы дип үземне тынычландырырга тырышам. Бәлки бүген үк юлга җәяүләп чыгасы булыр. Юк, аны иртәгә иртәнге якка калдыру хәерлерәк, дигән планнар корам.
Шулчагында келт итеп исемә икенде намазын укыйсы булуым искә төште. Бу ачкыч мәшәкате белән онытып та торам икән, ләбаса. Аллаһым, гафу кыла күр, дип тәһарәт алып, өйгә кереп, икенде намазын укыдым. Соңыннан Аллаһыдан ачкычларны табуда булышуын сорадым, борчылуымны белдереп, теләкләремне теләдем. Ул арада кайнеш кабаттан безгә килде. Аның белән тагын бер кат теге сукмакларны карарга, аның йөргән юлларын барларга тотындык. Шунда гаҗәеп хәл булды: кайнеш машина йөри торган юлдан безгә никадәрле мәшәкать ясаган теге ачкычларны табып алды. "Менә ич алар, җизни!”- дип шатлыгыннан кычкырып җибәрде кайнеш. Әйе, куанырлык сәбәп бар иде безнең. Ә югыйсә күпме уздык без ул тирәләрдән! Әлегә хәтле шуны күрмәгәнбез ике күзле бүкәннәр! Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге, дип бик белеп әйткән борынгылар! Әле ярый көпчәк турысына төшмәгән. Яңарак кына бер машина узып киткән иде, аның көпчәге астында каласы булган икән. Кыскасы, Хак Тәгалә саклады, намаз уку коткарды, ахрысы безне бу бәладан, дип нәтиҗә ясадым мин.
Шунда ислам дине галиме Әбү Хәнифә белән булган бер вакыйга искә төште. Көннәрдән беркөнне Әбү Хәнифә янына бер кеше килә һәм аңа үзенең борчуы турында хәбәр итә. Бу бәндә үзенең хәзинәсен яшереп куйган, әмма аны кая куйганлыгын оныткан. Ул дин галименнән киңәш сораган. "Иртәнгә кадәр намаз укы, шунда табарсың ул хәзинәңне”,-дигән аңа Әбү Хәнифә бик исе китмичә генә.
Теге кеше өенә кайтып, намаз укырга керешкән. Төн уртасы җиткәч, хәзинәне кая куйганлыгы исенә төшкән һәм ул аны шул урыннан барып алган. Шатлыгын уртаклашу өчен Әбү Хәнифә янына килгән. "Сез каян белдегез минем ул хәзинәне табачагымны?”-дип сораган теге бәндә олуг дин галименнән. "Шайтан сиңа иртәнгә хәтле намаз укырга ирек бирмәячәген белгән идем мин”,-дип аңлаткан аңа гади генә итеп Әбү Хәнифә хәзрәтләре.
Хаҗип ӘХМӘТША