2014 Фев 25
Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дини календарьләр чыгаручы мөселманнарны җыеп, сөйләшү үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Голәмәләр Шурасы җитәкчесе Абдулла хәзрәт Әдъгамов, бу оешма әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев күпчелеген журналистлар тәшкил иткән затларга намаз вакытларын яңача билгеләү турында бәян кылдылар.
Әллә без әлегә кадәр намазларыбызны дөрес укымаганбызмы? Ни өчен нәкъ менә бүген аның вакытлары үзгәрә?
<
DIV>Сораулар күп иде безнең. Аларга Абдулла хәзрәт белән Равил хәзрәт бик тәфсилле аңлатма бирделәр.
Абдулла хәзрәтнең сөйләвенә караганда, Ибн Фадлан 922 елда Болгарга килгән вакытта андагы халык ахшам белән ястүне бергә кушып укыган. Ул вакытларда бәлки бу намазларны билгеләү өчен сәгать тә, мөмкинчелек тә әле булмагандыр.
Бераз соңрак Имам Зәйдини дигән хәзрәт Болгарлар ястү намазын укымый дип фәтва бирә. 17, 18 гасырга кадәр бу мәсьәлә тукталып тора. Инде 18 гасыр ахырында ул янәдән күтәрелергә керешә. Габдрахман хәзрәтнең өч фәтвасы чыга. Шуларның берсендә ул бишенче намазны каза кылырга тәкъдим итә. Моннан шундый фикер килеп чыга: димәк, бабаларыбыз тик ятмаганнар, алар әлеге мәсьәләгә җавап эзләгәннәр. 19 нчы гасыр башында атаклы галимебез Габденнасыйр Курсави ястү һәм иртәнге намазларга билгеле бер вакытны билгеләргә кирәк дигән фикерен әйтә. Шиһабетдин Мәрҗанинең "Нәзарәтел – хак” дигән китабында Габденнасыйр Курсави сүзләренә астрономик билгеләр куша, нәтиҗәдә җәй көннәре өчен тәкъдир вакыты кертелә. 19 гасыр ахырында, 20 гасыр башында намаз вакытлары кергән төрле календарьләр чыга башлый. Алар астрономик күзлектән чыгып эшләнгән.
Кызганыч, Советлар заманында бу традиция туктатыла. Башта календарьләрдә намаз вакытлары кими бара, аннары алар бөтенләй бетерелә. Бары аларда Кояш чыгышы һәм Кояш баюы гына күрсәтелә. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, кардәшләребез тагын уйлана башлый. Ясалма рәвештә иртәнге һәм ястү намазлары өчен сәгать ярым вакыт алына.
«Әмма без күреп торабыз: ул төгәл вакытка туры килми. Шуңа күрә узган елның декабрь аенда аны үзгәртү буенча Голәмәләр Шурасы карар кабул итте. Аңа хәтле без бу мәсьәләне ярты елдан артык күзәттек. Узган елның июнь аенда беренче тапкыр күтәрелде бу мәсьәлә. Астрономик хисабка күчәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Безнең тәкъдим быелның гыйнвар аенда узган пленумда кабул ителде. Нәтиҗәдә, без Казан обсерваториясенә намаз вакытларын хисаплап бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттек. Һәм алар безгә намаз вакытларын хисаплап бирделәр”,-дип сөйләде Абдулла хәзрәт.
Календарь чыгаручыларга намаз вакытларын билгеләүдә нинди кыенлыклар килеп чыгуын исә бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнгән Равил хәзрәт Бикбаев аңлатты. Аның фикеренчә, намаз вакытларын билгеләүдә Кояш йөрешенең роле зур. "Бездә бер генә мәсьәлә бар, ул – ястү намазы. Җәй көннәрендә Кояшның кызыллыгы һәм аклыгы бетми. Мәрҗанинең "Нәзарәтел – хак” китабы шушы мәсьәләгә багышланды. 20 нче гасырга хәтле бездә 20ләп календарь чыккан. Беренче календарьне 1923 елда Каюм Насыйри чыгара башлаган. Ә сез инде аның дәвамчылары”,-диде Равил хәзрәт.
1994 елда Шәех Зәбиров белән Фәния Хуҗәхмәт календарь чыгара башлый. Шунда аларга да намаз вакытлары кирәк булды. Шул чагында Габделхак Саматов белән Җәлил хәзрәт Фазлыев аларга сәгать ярым итеп билгеләп, намаз вакытларын эшләп бирәләр. "Советлар заманыннан бирле ул шулай дәвам итте. Сентябрь аенда да әле Кояш баеганда кызыллык бетми, ә мәчетләрдә инде сәгать ярымнан намаз укылган була. Ә бу дөрес түгел. Бу мәсьәлә Госман хәзрәт Исхакый мөфти булганда карала башлады. 1 сәгать ярым дип ул Мәккәдә генә билгеләнелә, чөнки алар экватор тирәсендә урнашкан. Без исә шулай килештек: иртәнге намазны 18 градус белән билгеләдек. Ястү намазы турында хәнәфи мәзһәбе галимнәре арасында ике төрле фикер бар: йә ул аклык беткәч, йә кызыллык беткәч керә. Тик күпчелек хәнәфи мәзхәбе галимнәре аны кызыллык беткәч керә диделәр. Ул безгә җайлырак та, чөнки намазлар арасы кыскарак була. Ястүне без 15 градус дип алдык. Бездә гел болытлы көннәр булгач, Кояшны күреп булмый. Без Ш. Мәрҗани һәм Г. Баруди фикерләренә таянып, тәкъдир кылдык: сәгать ярым итеп алдык ястүне, ә иртәнге намазны сәхәр вакыты белән ике сәгать итеп билгеләдек”,-диде Равил хәзрәт.
Әлеге утырышка Абдулла хәзрәт Әдъгамов нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, календарь зур үзгәрешләр кичерми. Бары тик кыш көннәрендә ястү бераз соңрак укыла. Ә "Сәхәр тәмам” дигән графа иртәнге намазның вакытын билгеләүдә ярдәм итәчәк, ураза тотучылар өчен дә уңайлы булачак. Ә тәкъдир вакыты 5 майдан 8 августка кадәр дәвам итәчәк.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре