Кыя бөркетеме, әллә былбылымы икән үзәннең, әллә дәвер дигән дәрья дулкынында тибрәлүче ап-ак корабмы, дигән күзаллау-кичерешләр белән тирән уйларга, хатирәләр чоңгылына чумам. Алай дигәннән, кем соң ул мине ихласландырып, әсир иткән? Беләсегез киләме?
Ул Моңсара – Сара апа Садыйкова. Уйланырсың да шул. Еллар узса да, халкыбызның имани калебеннән бөреләнеп, шытып, милләтнең чәчәк бәйләменә, таҗына әйләнүенең сере нидә соң? Сере – гадилектә, туган туфрагының аваз-моңын-өнен тоюдадыр. Гадилектә дигән сүз әйттем дә, күңелемдә бер очрашуыбыз җанланды.
“Азат хатын” журналында эшләгән чагым. Җәй. Әти-әнием янына авылга китәргә җыенып йөрим. Бауман урамында башына матур калфак, өстенә бик килешле күлмәк кигән Сара апа очрады. Хәл-әхвәлләр сораштык. Юлга әзерләнеп йөрүемне белгәч, ул мине бер кибеткә алып керде дә: “Әниеңә бу яулыкны ал әле, аннары базарга барып, сары җимеш ал, карасын да онытма”, -дип миңа Сара апа алды чигелгән ак яулыкны. Әниләргә әниләрчә булды бу киңәш – ярдәм. Мине генә түгел, һәркемне шулай киңәше, йомшак – юатулы сүзе вә карашы белән ярата иде ул.
Ә гомер уза тора, әмма Сара апаны белүчеләр, хөрмәт итүчеләр артканнан-арта бара. Укучылар исә Сара апа моңында тибрәлеп үсә. 4 нче гимназиядә композиторның музее эшли. Сара апа хакында мираси хәтер саекмый. Аның туан көнендә без ел саен ул җирләнгән зиратка барабыз. Белгән сүрәләребезне, догаларны аның рухына багышлыйбыз. Бу юлы да шулай иттек. Сара Садыйкованың иҗтимагый-хәйрия фонды җитәкчесе Әзһәр Хөсәенов милләттәшләребезне тагын оештырды. Моңсара каберенә кызыл канәфер чәчәкләрен дә салдык. Зиратка керүгә, үзем улым каберенә йөгердем. Аннан килүгә, Сара апага һәм барлык кабер әһелләренә багышлап, бер төркем милләттәшләр белән алар рухына дога кылдык.
Аннары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында Сара апаны яд кылу җыены булды. Анда мәңгелек рухи кыйммәтләргә ия булган Сара апаны зыялылар олы хөрмәт хисләре белән искә алдылар. Җыенда композиторның кызы Әлфия Айдарская бик хикмәтле чыгыш ясады. Ул Мәскәүдә үзе уздыра торган чараларны җылы итеп искә төшерде. Моннан шул аңлашылды: Сара апаны мәскәүлеләр дә, бөтен дөнья халкы да ярата.
Манзара тапшыруында булуны да милләттәшләребез зарыгып көтә.
Сара апаның 143 җырын дөньяга чыгарасы бар икән әле. Моны аның кызы Әлфия әйтте. Киләчәктә Бөтенроссия фестивале конкурсын уздыру да күз уңында тотыла икән.
Әңгәмәләшүдә Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов, композитор Мәсгут Имашев, халыкның яраткан артистлары Искәндәр Биктаһиров, Сәүбән Закиров, Зөфәр Сафин, Кирам Сатиев, милләтпәрвәр Нуриәхмәт Галишан, техник фәннәр кандидаты, галим Дамир Юнысов, җырчы Зөлфия Зарипова, безнең “Мөслимә” оешмасының фидакарияләре, галим-галимәләр, мәдәният һәм каләм әһелләре, үтә дә хөрмәтле ханымнар – хатын-кызлар катнашты.
Барыбызның да чыгышының төп мәгънәсе – тарихи Юнысов мәйданында Сара апа Садыйкованың үз урыны, үз бакчасы булырга тиешлеге хакында иде. Аннары без министрлыкның ашханәсенә чәй эчү мәҗлесенә чакырылдык. Биредәге өчпочмаклар, вак бәлешләр, ит бөккәннәре бик тәмле иде, чәкчәге, чәй тәмләткечләре дә мулдан булды.
Чәй белән сыйланып алгач, моң ияләре Сара апа көйләренә җыр суздылар. Күңелгә уелып кала торган күркәм һәм үтә хикмәтле кичә-җыен булды ул. Җыр кичәсенә моң, әдәп-әхлак сөярләр, милләтпәрвәрләр килгән иде. Болар һәм без булганда кайберәүләргә хас булган ваемсызлыктан, битарафлыктан арынырбыз, иншә Аллаһ.
Шулай да без иң мөһимен башкарыйк: Моңсара бакчасын булдырыйк, җәмәгать!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе