Рамил хәзрәт Ибраһимов Коръән укып, дога кылып башлаган кичәдә котлау өчен беренче сүз мөфти урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, бүген үзенең 41 яшь тулган көнен билгеләп узучы Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде.
Илдар хәзрәт көне шактый салкын булуга карамастан, "Ярдәм” мәчетенә килгән кунакларга үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде. "Мәчетләребездәге эшне, мәхәллә системасын оештыруда бу конференциянең файдасы булыр, дип ышанам”,-диде Илдар хәзрәт. Аннары Илдар хәзрәт Баязитовның "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән яңа нәшер ителгән 350 битлек татарча китабы кунакларга һәм мәхәллә халкына тәкъдим ителде.
Ерак араларны якын итеп килгән Чувашия һәм Мәскәү, Үзәк Россия өлкәсе мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов үзенең чыгышында патриарх Кириллның Сергей Радонежскийның юбилее уңаеннан, халык, милләтне кайгыртып әйткән сүзләрен искә төшерде. Ә бит ул рус халкын күз уңында тотып әйтте. Безне дә сәнәгатебез уңышлары куандыра. Ләкин рухи һәм милли хисләребезне, милли кыйммәтләребезне саклауга бигрәк тә игътибарыбызны юнәлтергә тырышу кирәк. Хөсәен Әмирхановлар диннең, милләтебезнең бик кадерле көчләре иде. Һәм алар чын мәгънәсендәге татар зыялылары, берничә йөз еллар буена динебезгә, милләтебезгә хезмәт итәргә тырышкан олуг затлар. Ул - гыйлем иясе, китаплар, мәдрәсәләр булдырып, шул гыйлемен милләтебезгә чәчеп, башкаларга биргән кеше. Ә менә традицияләр, гореф-гадәтләр турында сөйләгәндә, кайберәүләр аны зарарлы әйбер кебек күрсәтергә тырыша.
Азат Ахуновның "Хөсәен Әмирханның "Тәварихе Болгария” китабы – Идел буе татарларын өйрәнүдә мөһим чыганак” дигән чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килде. Физика-математика фәннәре кандидаты, БТКның башкарма комитеты мәгариф бүлеге мөдире Марат Лотфуллинның сөйләгән сүзләре шулай ук кешеләр күңелендә якты эз калдырды, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.