Мирас диюгә, үткәндәге милләтебезнең кичергән югалтулары да, аның күренекле шәхесләре дә бүгенгеләргә аваз сала шикелле. Заманның катлаулы авыр, кара дулкыннарын кичеп, өскә калка хикмәтле галимнәре.
Шундыйларның берсе – Габденнасыйр Курсави. Гаҗәеп болгавыр заманнарда ул ислам диненең асылын аңлаткан, иҗтимагый фикерне үстерүче реформатор да булган. Арча районының халык туфрагы нигезеннән бәреп чыккан саф сулы чишмәне хәтерләтә ул.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар Энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты “Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дигән республикакүләм фәнни конференция үткәрде. “Ярдәм” мәчетенең хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелгән җыелышта күп галимнәр катнашты. Киләсе елда (2016) Габденнасыйр Курсавиның тууына 240 ел тула икән.
Галимнең дини һәм иҗтимагый-фәлсәфик хезмәтләрен халыкка аңлату зарурлыгы көн тәртибенә баскач, әлеге дин әһеле, мәгърифәтченең хезмәтләрен халкыбызга аңлату – хәзер иң мөһиме. Шунлыктан, конференция җөмһүриятебез җитәкчелегенә финанс ярдәме күрсәтүне дә үтенү белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдерде. Габденнасыйр эшләгән Югары Корса мәдрәсәсенә реконструкция ясарга кирәк дигән фикерен әйтте. Арча районы җитәкчелеге “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре белән бергәләп, Югары Корса авылында “Курсави укулары”н үткәрүне дә күз уңында тота. Анда Россия Ислам университетының филиалын ачу да мөһим гамәлләрне берсе булачак. Галимнәрне бүләкләү дә булыр, дип көтелә. Урта Корса авылы мәктәбенә дә Г. Курсави исеме бирелергә тиеш.
Конференциядә Габденнасыйр Курсавиның мирасын халыкка кайтару мөһимлеге беренче урында булды. Олуг галимебез Марсель Әхмәтҗанов, галимнәр Нияз хәзрәт Сабиров, Камил Әдһәмов, Альфред Бустанов, Айдар Хәбетдинов, Рөстәм Батров һәм тагын күп галимнәрнең чыгышлары зиһенне мирас тарафына юнәлдерде.
Сүземне мирасыбыз кемне көтә, дип башлаган идем. Мирасыбызны буыннан-буынга күчерүче фидакарь затлар булганда, ул буыннардан буыннарга күчәр.
Мирасыбыз фидакарь затларны көтә.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе