Бу көннәрдә башкалабыз Казанда тагын бер китап дөнья күрде. Аны “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар Рәфкать улы Баязитов чыгарган. «Российская умма и махалля в прошлом, ностоящем и будущем» дип аталган русча китап «Ярдәм» мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителгән.
Бу җыентыкны кулыңа алып, утырып уйларга бирелергә генә түгел, тарих дәрьясына чумып, бөтен Россия киңлекләрен колачлап йөзәрлек булып чыккан ул. Китапның беренче битен укуга ук, аның белән танышуны дәвам итәсе килә башлый. Татар тарихы, мәхәлләгә берләшеп яшәүнең хикмәте, ярдәмчеллек, хәйрия эше – болар барысы да уйланырлык итеп язылган китапка. Хәйриячеләр белән дә танышырга була анда.
Автор күренекле җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралының мәхәллә хакындагы сүзләренә дә игътибар иттерә. Ул мәхәлләне үзенә бер бәйсез дәүләт белән чагыштыра. Аның үз кануннары булуны ассызыклый. Китапта ислам рухы, рухият, олыларга хөрмәт, ихтирам, мәрхәмәтлелек, әхлак кануннары өстенлек итә.
Казанда XVIII – XX гасыр башында 17 мәчет төзелә, аларны хәйриячеләр үзләре тоткан. Тарихи “Мәрҗани”, “Апанай”, “Әҗем”, “Борнай”, “Галиев”, “Юнысов” мәчетләре безнең гасырга кадәр сакланып калган әле. Бу шәхесләрнең рухлары шат булса иде. Аларның кайберләре ашханәләр, чәйханәләр, балалар йортын да булдырганнар. Гарипләр, картлар өчен дә булган алар. Әлеге бүлектә Илдар хәзрәт милләтнең сакланып калуында ислам, мәхәллә һәм татар теленең олы роль уйнавын бщян кыла. Автор башкалар өчен дә мәхәлләнең тоткан урынын һәм әһәмиятен җитди аңлата. Автор мәхәллә һәм татар бистәсе мәсьәләләренә игътибар итәргә чакыра. Мәхәллә традицион исламны саклап килгән, бу – иң мөһим юнәлеш.
Печән базарын шулай ук тарихның бер энҗесе, дип әйтергә кирәк. Аның мәчете дә бар (хәзер ул - “Нурулла” мәчете). Әлеге урыннар белән татар байлары, аларның тормыш сөреше зыялы мәгърифәтчеләрнең яшәүләреннән аерылгысыз булып торган. Биредә ераклардан кайткан, килгән сәүдәгәрләрнең чәй эчкәндәге сөйләшүләре, аралашулары милли хисне – татарлыкны зурлаган, саклаган.
Казанда һөнәрчелек биналары, остаханәләре булган. Бу исә халыкны лавкаларга җәлеп итү, үзара хәбәр алышу, хәл-әхвәл белешү дә булып торган. Ул тирә чынлап та Көнчыгыш базарын хәтерләткән. Печән базары мәчете янында (фотосурәтләрдән күргән бар) кунакханәләр, хәтта элекке заманнарда бу тирәдә “Китап” дигән сәүдә контурасы булган. Анда экспедитор булып, хәтта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның эшләп алганлыгы мәгълүм. “Амур” кунакхансендә “Кояш” газетасы редакциясе урнашкан, «Караван-Сарай» кунакхансендә «Азат” исемле газета редакциясе булган. Кунакханәләрдә чын татар зыялылары яшәгән. Печән базары мәйданы инкыйлабка хәтле татар халкының үзәген тәшкил иткән. Халык мәхәллә системасы белән яшәп, берләшүгә, аңлашуга, дуслыкка ирешкән. Мәхәллә – халыкның гореф гадәтләре һәм тарихы сакчысы ул.
Мин сезгә, мөхтәрәм дин кардәшләрем, китапның бер бүлеге хакында гына әйтергә тырыштым. Ә анда андый бүлекләр күп. Аларда мөһим мәсьәләләр күтәрелгән. Монда сез социаль ислам турында да тирәннән таныша алырсыз. Үзегез укыгыз!
Бихисап матур эшләнгән бу китапны “Ярдәм” мәчете кибетеннән алып укый аласыз.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете