Кешеләрнең иң яхшысы – халыкка файдалы булганы.
Хәдис
Бу көннәрдә мирасханә һәм мирас хакында уйлану аеруча мөһим. Шул җәһәттән, Вәлиулла хәзрәт Якупов бик яшьли милләтебез өчен игелек күрсәтергә омтылды. Ул “Иман” мәркәзен оештырды, басмаханә булдырды. Аллаһының Коръәненә төшенү өчен күп китаплар бастырып чыгарды.
90 нчы елларда бу хәл алгырашка тиң иде. “Иман” мәркәзе көннәре узганда ул халыкка кочак-кочак китаплар бүләк итте. Аларны хәтта Идел буе җөмһүриятләреннән килеп тә алып китәләр иде...
Тәкъдирдән узмыш юк. Бу көннәрдә Вәлиулла хәзрәтнең бакыйлыкка күчүенә өч ел вакыт узып китте. Шул уңайдан без, мөселман зыялылары, әһле ислам зиратына бардык. Анда Коръән укылды, дога кылынды. Вәлиулла хәзрәтнең игелекле эшләре хакында сөйләнде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге төркемдә төбәкләрдән килгән имамнар да бар иде. Алар да үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашты. Мирасханәдә Вәлиулла хәзрәт язган китаплар да саклана, укыла, алар халкыбызга хезмәт итә.
Без Вәлиулла хәзрәт белән бергәлектә 1995 елда “Апанай” мәчетендә “Мөселман хатын-кызлары берлеге”н булдырдык. 1997 елда исә “Мөслимә” газетасын чыгара башладык. Хәзрәтнең рухы шат булса иде.
Хатирәләр белән уртаклашканнан соң, без “Апанай” мәчетенә кайттык һәм аның зур залында “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин” дигән хатирәләр китабын тәкъдим итү кичәсе башланды. Бу китап “Иман” нәшриятында быел басылган. Китапта Әхмәдзәки хәзрәт турында истәлекләр дә, аның вәгазьләре дә урын алган.
Әйе, әлеге хәзрәтне минем дә тыңлаганым булды. Уелыплар китеп тыңлый идек аны. Аның вәгазен тыңлау адәм баласын яңадан тугандай уйландыра һәм фикерләтә иде. Аллаһының рәхмәтедер инде, Әхмәдзәки хәзрәт турында “Азат хатын” журналына бер мәкалә яздым да әле. Әхмәдзәки хәзрәт Казанда, хәтта Татарстанда бер балкыш иде. Аны тыңларга тирә-юнь авыллардан да киләләр иде. Без милләтнең бик бәхетле вәкилләре булганбыз икән, Аллага шөкер.
Казанлылар да, тирә-юнь төбәкләрдән килгән мөхтәрәм хәзрәтләр дә Әхмәдзәки хәзрәт турында ихластан сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар.
Китапта Татарстан Милли музеенда татар мәгърифәте ядкарьләрен саклаучы өлкән фәнни хезмәткәр Рәмзия Афзалинаның мәкаләсе аеруча дулкынландыргыч. Музейда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинаның 115 дәнәдән торган китапханәсе саклана икән. Бу китапханә – мирасханә инде. Мирасыбызны барлау, белү-өйрәнү барыбызның да гыйлем офыкларыбызны киңәйтә. Әйе, мирасханләребездә мирасыбыз бар әле.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете