Мин ни өчен балан бәлешен яратам?

Анталиядә очкычтан төшүгә, казанлы якташым Ләйсән Хаҗиеваны очраттым.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 03

Анталиядә очкычтан төшүгә, казанлы якташым Ләйсән Хаҗиеваны очраттым. Биштәрләр – сумкалар безгә таба шуышкан арада, бу мизгел туганлыкны тагын да арттырды: Ләйсән улы, кызы һәм әнисе белән Төркиягә ялга килгән икән.

Шатлык артыннан сөенеч дигәндәй, чыгу ишеге янында Сиринә ханым белән Габделвахит кардәшебез мине каршыладылар һәм без алар яши торган йортлар янына кайттык. Күз алдындагы карасу дәһшәт, гайрәт таратып торган тау мине әсир итте. Әле булса, шул хисләрдән арына алмыйм.

Бераз чәйләп алуга, Габделвахит кардәш машинасында Анталия җирләрен карарга юнәлдек. Яшеллек, төрле агачлар хозурында алсу төстәге йортлар күренә, гаҗәеп авазлар белән кошлар сайрый...

Барысы да безгә сабак алырлык хәлләр, гаҗәеп гүзәл җирләр могҗизасы. Иске шәһәрдә булуыбыз үзенә бер сәхифә ачты. Бу шәһәрдә, имеш, Хуҗа Насретдин туган икән. Без биредә Ләйсән Юмагулова гаиләсе белән дә таныштык. Ул үзе Башкортстанның Бүздәк районы Сибат авылы кызы. Уфа Педагогия университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. “Атна” газетасында журналист, баш редактор урынбасары булып эшләгән. Хәзер исә Уфада чыга торган “Диләфрүз” газетасына Төркия татарлары турында язмалар җибәреп тора. Ә ире Самих Ирдән – икътисадчы, бухгалтер. «Мөһаҗирләр килене булып төштем,-ди Ләйсән. - Гореф-гадәтләр, туганлык сакланган биредә. Балан бәлеше пешердем әле Сезгә, үзем дә бик яратам балан бәлешен, ашагыз әле”,-дип сөйләнде яшь хуҗабикә. Янында аның Айлин исемле кызы бөтерелеп йөри. Ул безнең фикерләрне язып алып, “Диләфрүз” укучыларына җибәрде. Без аннары юлыбызны дәвам иттек...

Ясиннең әти-әнисе Алигосман әфәнде һәм Гайшә ханым Юҗәл белән таныштык. Гаҗәеп тәмле төрек ризыклары белән сыйландык. “Мөслимә” газеталарын бүләк иттем үзләренә. 17 нче мәртәбә үткәрелгән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгебез белән дә бик кызыксындылар, ихластан аңладылар моның чын сәбәбен. Киләсе бәйгедә җиңүчеләргә дип бүләкләрен дә җибәрделәр. Раббыбызның күп рәхмәтләре яусын үзләренә.

Яңа күрешү, танышулар

Без Анталиядәге татар җәмгыяте рәисе урынбасары Фәрхәт Акташ белән сөйләштек. Иң өске катта аларның үз бүлмәләре дә бар. Оешманың рәисе – Нади Өздәмәр, сәркатибе – Ведат Догу. Монда нәни ташлардан төзелгән бер экспонат та бар. Аларны Абдулла Җаек җәеп, бер урынга туплаган.

Без андагы Казан татарларының мәдәният мирасханәсендә дә булдык. Анда чигүле чаршаулар, дивар, тәрәзә кашагалары пәрдәләре куелган. Нәзимә абыстан чиккәне үзе борынгы, үзе күз явын алырлык гүзәл! Борынгы музыка кораллары да бар.

Берзаманны берәүнең гармуны югала. Ни хикмәт, икенче бер дин кардәшебез аны музейга бүләк иткән. Шундый хәлләр дә була икән, җәмәгать! Музейга һәрчак ярдәм кирәк икән.
Анталиянең борынгы үзәгенә дә сугылдык. Аны кала эче, дип тә йөртәләр икән. Монда безне тут агачлары каршылады. Лимоннар саргаеп, безне сәламли шикелле. 1372 елда ачылган мәчет Хәмит угыллары, Мәхмүт бәй тарафыннан финансланган. Төзүчесе – Балабан Гаваши.Манарасы сәлҗуклар солтаны Галәветдин Кәйкубат тарафыннан ясалган, аның 92 басмасы бар. Манарасы 39 метр югарылыкта. Икенде намазын шушы борынгы мәчеттә укыдык. Сәлҗуклардан калган ташларын сыйпадык. Яннарында инҗир җимеше агачлары үсә. Бу мирасның шанлы тарихына батып, озак уйланып тордык.

Анталиядә көйле-җырлы төрле төстәге су сиптерткечләр дә бар. Аларны безнеңчә итеп, музыкаль фонтан дисәң дә буладыр. Анда дөньяның иң мәшһүр композиторларының әсәрләре яңгырады. Мин монда халкыбызның Әпипәсе дә яңгыраса, хиссият тулы булып иде, дип уйландым.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе