Икенче көнне иртүк 2 нче гимназия директоры Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина янына киттем. Юлда әлеге шәхеснең эшчәнлеге хакында уйланып атладым.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен шәһәребездә белмәгән кеше юктыр. Аны тәмамлаган укучылар кая теләсә, шунда укырга керә ала. Ник дигәндә, биредә төпле белем бирелә.
Камәрия ханым белән гәпләшүебез фәлсәфи уйланулардан башланды. "Кешенең милли үзаңы булса – ефәкне, ә ул булмаса, синтетик тукыманы хәтерләтә. Музыка кораллары да бәндә баласының асылын ачып бирә. Беренчеләре скрипканы үз итәр, миңа барыбер диючеләр барабанны сайлар”,-диде Камәрия ханым. Ул татар һәм рус телләрен белү зарурлыгына да тукталды.
Яңа ачылган балалар бакчасында ана теленең хикмәте, аның үзенчәлекләре, тарихыбыз, мирасыбыз, тарихи хәтеребез гамьнәре башлангыч алачак.
Гаиләләрдә милли үзаң мәсьәләсе ничек куелган? Бу да күз уңында булачак, иншә Аллаһ!
Укытучы нинди булырга тиеш? Ярым-йорты белем, ярым-йорты гыйлем белән милли үзаңыбызда синтетик рәвештәге ясалма кеше тәрбияләнә бит! Укытучыга иң мөһиме – югары белем дәрәҗәсе кирәклеге көн кебек ачык. Аларның калеб – күңеленнән ялкаулыкны куып чыгарасы иде.
"Балакай” бакчасында милли үзаңлы, нигезле фикер йөртүче, анализлый алучы балалар тәрбияләнәчәк. "Милли мәгариф үзәге” үз эшен җиренә җиткереп башкарыр, иншә Аллаһ.
Биредә иң бәләкәйләр төркеме - "яран”, "кына гөл”, зурраклар - "Чулпан”, "Җидегән”, олыраклар "Мирас”, "Хәзинә” исемнәре белән аталачак.
Балалар бакчасында 120 урын булып, анда 6 төркем укыячак. Биредә зирәк зиһенле, акыллы балалар, милләтебезнең киләчәге тәрбияләнер, иншә Аллаһ!
Әлеге буын балалары милләтнең, яңача яшәүнең нигез ташын тәшкил итәрләр. Ихласи тәрбиянең асыл сыйфатларын үзләреннән соңгы буыннарга да күчерерләр. Өметебез – зурдан. Яңа уку елына биредәге балалар да шәһәребезнең хикмәтле 2 нче гимназиясенең 1 нче сыйныфына укырга керерләр.
Мөхтәрәм милләттәшләребез, дин кардәшләребез! Балаларыгызны "Балакай” дигән сабыйлар бакчасына китерүегезне көтеп калабыз.
Адресы: Казан, Шамил Усманов урамы, 11 нче йорт.
Рәхим итегез.
Әлмира ҺӘДИЯ,
җәмәгать эшлеклесе