Техник фәннәр докторы, полковник, Советлар Союзы вакытында Ригадагы стратегик ракета буенча инженерлар әзерли торган югары училищеда өлкән укытучы иде ул Зәки абый Зәйнуллин. Бүгенге көндә ул үзенең туган ягында – Башкортстандагы Эстәрлебашта яшәп ята. Күптән түгел аңа 80 яшь тулды.
Шушы көннәрдә Зәки аганың “Агай-эне, таныш-белеш” дигән 700 битле чираттагы хикәяләр җыентыгы дөнья күрде.
Зәки ага якташым булгангамы, китаптагы тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре, анда катнашучы якташлар күңелемә бик якын, бу җыентыгы да йотлыгып укыла. Шулай да Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинның Бөтентатар Иҗтимагый үзәгенең рәисе чагындагы еллары, андагы эш-гамәлләребез күңелдә яңарды. Китаптагы “Катафалк” хакындагы язманы укыгач, хатирәләремне язмыйча булдыра алмадым.
Ул вакытларда мин дә Иҗтимагый үзәккә йөри идем. Беркөнне Рамай исемле фидакарь егет Зәки абыйга Кремльдә мәчет нигезен казыганда килеп чыккан сөякләрне Казансу елгасы буена ташулары турында әйтә. Алар Казанны яклап һәлак булган каһарманнарның сөякләре икән! Нинди вәхшилек, чөнки бабаларыбызның сөякләре таралып ята, таптала. Күземне йомуга, исән кешеләр төркеме безгә карап тора сыман булып тоелды. Үзәкне өзеп, баш сөякләре телгә килер шикелле иде. Бу галәмәткә түз генә!
Әйе, Зәки абый дөрес яза: юдык без ул сөякләрне, аннары ике агач тартмага тутырдык аларны. Иҗтимагый үзәкнең краныннан салкын су ага иде, куллар туңып бетте. “Раббым, җылыт инде бу суыңны”,-дип мин Аллаһыга ялвардым. Аллага шөкер, су җылынды, куллар күшегүдән туктады. Берничә капчык сөякне кичке якта юып бетердем. Көндезләрен дә юганнар икән аларны. Шулчагында милли хәрәкәт активистларын Зәки Зәйнуллин үзе фотосурәткә төшергән иде, ул анда бар. Дөрес, анда катнашкан кешеләрнең кайберләре инде бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын! Сөякләр салынган тартма өстенә Фәгыйлә апа алып килгән ак-ак җәймәне беркеттек. Шул рәвешле, ягъни сөякләрне күтәреп, Сөембикә манарасы янына бардык, аннары аларны тарихи Иске Татар бистәсе зиратында җирләдек. Анда җирләүне сорап, Зәки Зәйнуллинның берничә мәртәбә Казан хакимиятенә баруы истә калган.
1997 елның 15 октябреннән бирле тарихи зиратыбызда 1552 елда Казанны баскынчылардан саклаган каһарманнарның кабере бар. Улым каберенә барганда, андагы каһарманнарга да дога кылып кайтам.
Зәки Зәйнуллин Казанда булганда, Татарстанның бәйсезлеге, аның дәүләтчелеген торгызу, мөстәкыйльлеккә ирешү уй-нияте белән яндык. Әмма...
Күптән түгел Татарстанның яңа тарихында парламентар үсешнең 25 еллыгына багышланган җыелыш булды. Бу еллар эчендә милләт мәнфәгатен алга куйган милләтпәрвәрләр аз булмады. Монысы хак. Тик шулар арасыннан Зәки Зәйнуллин аерылып тора иде. Ул милләт җанының өмет утын кабыза белә иде. Шуңа күрә китабының да хикмәте зурдан.
Аның игелекле тормышы, карашы, гаделлеге хакында тагын бер хатирәгә кагылып узыйм әле. Без 1995 елда “Мөселман хатын-кызлары берлеге”н төзедек тә матур гына эшли башладык. Шулчагында кайберәүләрнең бу оешма җитәкчесе булырга теләүләре пәйда булды. Печән базары мәчетенә (“Нурулла”) җыелганнар болар, очраклы рәвештә мин дә алар янына килеп кердем. Берәү: “Устафыбыз да бар”,-дип 2-3 сүз әйтүгә, Зәки Зәйнуллин килеп керде дә: “Оешма бар бит инде, сез нәрсә монда?!”-дип аларга ишекне күрсәтте. Болар шып булып, урамга чыгып киттеләр, юк булдылар. Шул рәвешле, Зәки әфәнде булган җирдә һәркайда тәртип иде. Әйтик, без, ун хатын-кыз, Диния нәзарәтенең хәзерге бинасын Зәки абый Зәйнуллин ярдәмендә Эчке Эшләр министрлыгына бирүдән саклап калдык.
Минем әйтәсе тагын бер фикерем калган: Зәки абый Зәйнуллинның бу көннәрдә басылып чыккан “Агай-эне, таныш-белеш” дигән китабын Тукай дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә телим.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе