Раллидә эшләүче журналистларның Катамарк каласыннан Сан-Мигель-де-Тукуман шәһәренә кайтып барышы булган бу. Андальгала департаментындагы «Куэста-дель-Клавильо» автоюлында аларның Ford Ranger машинасы чатка сыешмый һәм упкынга егылып төшә. Арткы урындыкларда утырган ике фотограф -31 яшьлек Мартин Дельгадо һәм 36 яшьлек Родриго де Кесада исән кала. Алар Сан-Мигель-де-Тукумандагы госпитальгә салына.
"Автомобиль упкын буенча 100 метр очып барып, чокырга егылып төшкән. Алгы урындыкларда утыручылар шунда ук һәлак булганнар”,-дип хәбәр иткән исән калган фотограф Мартин Дельгадоның әтисе, "Супер Ралли” журналы менеджеры Франсиско Дельгадо.
Әлеге журналистлар бригадасы раллины оештыручылар тарафыннан рәсми рәвештә аккредитация үтмәгән булган.