Исегезгә төшерәбез, 19 июльдә дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң мәкхәмә карары белән "Вакф” фонды җитәкчесе Мурат Галиев, Лаеш районыннан Рөстәм Кашапов, Югары Осланнан Айрат Шәрипов, "Идел-Хаҗ” ширкәте башлыгы Рөстәм Гатауллин, Үзбәкстан ватандашы Абдуназим Атабоев һәм мөфтиятнең куәт структуралары белән элемтәләр өчен җаваплы элекке хезмәткәре Марат Кудакаев сентябрь аена кадәр кулга алынды. Җомга көнне аларга тагын бер кеше өстәлде - Ютазы районында яшәүче Алексей Верезумский. Верезумскийның билгеле бер шөгыле юк, ул рәсми рәвештә эшсез санала.
Кудакаев төрмәдә аңа басым ясалуга зарланып хат язган. Рус телендә язылган бу хатның эчтәлеге түбәндәгечә.
"Мин, Кудакаев Марат Әхмәт улы, Татарстанның дини җитәкчеләрен үтерүдә һәм террор гамәле башкаруда шикләнелүче, түбәндәгеләрне хәбәр итәсем килә:
Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, мин хак мөселман буларак, бу олы бәйрәмне каршы алырга әзерләндем. Ләкин мине Фәизов (мөфти) һәм Вәлиулла хәзрәт Якуповка карата вәхши җинаять кылуда гаеплиләр. Минем бер җинаятькә дә катнашым юк, бигрәк тә дини җитәкчеләргә каршы, бигрәк тә изге Рамазан ае алдыннан бу зур гөнаһ саналыр иде.
Минем бу вакыйгага бернинди катнашым булмауны белә торып, хокук саклау органнары хаксыз рәвештә көч һәм психологик алымнар кулланып исбатлау җыялар. Мине ток белән җәзалыйлар, туганнарыма һәм якыннарыма физик көч куллану белән яныйлар, Ураза тотарга мөмкинлек бирмиләр.
Бу фаҗигале вакыйгаларга катнашым булмауны күпсанлы шаһитләр раслый ала. Бу хәлләрне объектив тикшерүгә җәмәгатьчелек һәм матбугат чараларын җәлеп итәргә чакырам. Хокук саклау хезмәткәрләренең башбаштаклыгыннан һәм көч куллануыннан саклауны сорыйм.
Үз акылында булган бер мөселман да мондый вәхши адымга бара алмый. Гаеплеләрне деструктив карашлы даирәләрдә эзләргә, мондый вазгыятьнең кем өчен кулай икәнен ачыкларга кирәк.
Ихтирам белән Марат Кудакаев.
27.07.2012 "
Татарстанның тикшерү комитеты "Комсомольская правда” басмасына Марат Кудакаев һәм аның туганнарыннан әлегә бер шикаять тә алмавын, алган очракта аны тикшерәчәген белдергән.
Чыганак: "Азатлык.орг"