Мәгърифәти мирас кирәкме?

Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетендә “Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дигән фәнни-гамәли...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 31
Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетендә "Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дигән фәнни-гамәли конференция булып узды. Аны «Ярдәм» мәчете, "Әмирхания” фонды, Россия Ислам институты, Фәннәр Академиясенең Мәрҗани исемандәге Тарих институты әһелләре үткәрде. Анда күп галимнәр катнашты, алар бүгенге көндә үтә дә кирәкле мәгълүматларны бәян кылдылар.

"Ярдәм” мәчете имам-хатибы, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов конференциягә килүчеләрне әлеге чара белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде.

Чувашия һәм Мәскәү, Үзәк Россия өлкәсе мөфтие, Россия Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов үзенең котлау сүзләреннән соң, "Әмирхания” фонды рәисе, бүгенге көндә данлыклы бабаларының – Әмирханнарның эшен дәвам итүче галим Илдус Әмирханга Рәхмәт хатын тапшырды. Әлбир хәзрәт "Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне укытуга нык игътибар бирелүгә үзенең уңай мөнәсәбәтен җиткерде, рәхмәт сүзләрен әйтте. "Мөхтәрәм Илдар хәзрәт белән очрашуга шатмын”,-диде. Милли кыйммәткә ия Хөсәен Әмирханнар нәселе – чиста нәселләр, нәсел кадерен – нәселне саклау турында да Әлбир хәзрәт үтә үтемле итеп әйтте. Традицияләрне — гореф-гадәтләрне кайтару, дини мәсләктән читләшмәү, вәгазьләрне татар телендә бәян кылу, Коръән аһәңләрен иңләгән мөнәҗәбәтләребездән аерылмау хакында да җылы итеп сөйләде ул. Чувашиядә татар мәхәлләләренең уңышлы эшләвенә дә, һәр урында мәхәллә системасын булдыруның зарурилыгына да тукталды.

Илдус Әмирханның чыгышында татар халык идарәсен булдыру һәм өзелгән буыннар бәйләнешен кайтару, гореф-гадәтләрне дәвам итү, иман зәгыйфьлегеннән чыгу юллары күрсәтелде. Ул Коръәннең "Сыер” сәрәсендәге 256 нчы аятьне укыды. Анда исә: "Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәнү бар. Ясалма, ялган, батыйль диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып, җәннәткә керсен...Берәү Аллаһыдан башканы иләһе тотуны инкяр итеп, Раббыбызга нык ышанса һәм бидгать, хорафатлардан ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми – сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче”,-дигән юллар бар.

«Бу сүзләргә ялгап, нәселебез иманын сатмаган. Иманны сакладык. Минем гамәлем – бабам гамәле”,-диде галим Илдус Әмирхан. Аның чыгышыннан соң, һәрберебезне сораулар биләп алды. Милли мәгарифебез ни хәлдә? Зыялылар дин тоамы? Шәригать кануннары белщн яшибезме? Сүз дә юк, болар алда торган эшләребез.

«Хөсәен Әмирханның "Тәварихе Болгария” китабы – Идел буе татарларын өйрәнүдә мөһим чыганак” дигән теманы КФУ доценты, филология фәннәре калку итеп, аның мирасының үзенчәлекләрен ачып бирде. Хөсәен Әмирхан – күренекле дин әһеле, галим, тарихчы, мәгърифәтче, "Иске таш” мәчете имамы. Ул татар тарихы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Әмма аның эшчәнлеге мирасын халкыбыз бик аз белә, белми диярлек. Бу галимнең мирасын өйрәнү халкыбызның кыйбласын яктыртыр, иманын ныгытыр иде.

Ш. Мәрҗани исемандәге Тарих институтының яңа тарихны өйрәнү бүлеге мөдире Радик Салиховның, шул ук институтның урта гасырларны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллин, физика-математика фәннәре кандидаты, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Марат Лотфуллин, РИУның гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Резеда Сафиуллина чыгышлары да мәгърифәтчелеккә, мирас кадерен белүгә, шәригатьчә яшәргә омтылуга, иманны ныгытуга, зыялыларыбызның алгарышына һәм туплануына, ислам динебез кыйммәтләрен ихласи аңлауга, бәхетле кешеләр булып яшәүгә чакырдылар.

Әлмира ҺӘДИЯ,
җәмәгать эшлеклесе

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе