Сүземне Ленинград каласыннан язган Галина Корсун кәлимәләре белән башлыйм әле.
«Безнең канатлы дусларыбыз арасында Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова да бар иде. Без аны тәҗрибәле очучы, башкаларга карата игътибарлы иптәш буларак беләбез. Ул безгә килү белән полк командиры Евдокия Давыдовна Бершанскаяга үзенең 1935 елдан бирле очуы хакында бәян итә. Безгә килгәнче. Ватан сугышының беренче көннәрендә ул санитар эскадрильяда очкан. Ул гади очучыдан эскадрилья командиры ярдәмчесе булуга иреште. Безнең полкта ул 782 сугышчан очыш ясады. Мәгубә ару-талуны белмәде, сугышчан очышларга ыргылды.
1944 елның апрель төнендәге сугышчан очышны оныту мөмкин түгел. Полкка Севастополь тирәсендәге фашист аэродромын бомбага тоту бурычы куелды. Мәгубә экипажы ташлаган бомбалардан аэродром ялкын белән уратып алына.
Мәгубә самолетын прожекторлар яктырта, зенит утлары капшый. Тәҗрибәле очучы самолетын җиргә юнәлтә. Фашистларның шатлануы юкка була. Мәгубә очкычы прожекторлар утыннан котылып, диңгезгә таба юнәлә. Менә-менә соңгы сулышларыдай, мизгел сагалый. Мәгубәнең үзен батырларча тотуыннан экипаж исән кала.
Мәгубә Сыртланова таләпчән, киң күңелле, башкаларны кайгыртучан командир иде. Безнең күңелләребездә ул мәңге яшь булып яши һәм шулай сакланачак та. Без аны яраттык, хәтеребездә ул мәңге яшәячәк. Алмагач, чия чәчәкләре аклыгы каберен бизәсә иде. Сезгә күп сәлам белән Галина Степановна Корсун”.
Аларның Данцигка очулары турында мин хәбәрдар идем. Ул күңелемдә онытылмас хатирә булып, сокландырып тора. Алар куе томан эчендә приборлар ярдәмендә генә очалар. Бераздан томан таралгач, су өстендәге дошман катерларын күрәләр. Бомбаларын дошман өстенә ташлауга, прожекторлар кабына, зениткалар ата башлый. Экипаж самолетны түбәнәйтә, тормышлары кыл өстендә кала. Яраланудан аларны очучының осталыгы саклап кала. Аннары тагын томан эчендә приборга карап кына очалар.
Алар 1945 елдагы 26 мартның бу төнендә 8 сугышчан очыш ясыйлар, дошманның ут чыганакларын юкка чыгаралар.
Бу куркыныч, хикмәтле очыш турында Мәгубәнең штурманы Ася Пинчук белән дә сөйләшкәнебез булды. Бу хакта уйлавы да җанны телгәли. Аста диңгез, күз күрмәслек томан. Бу хакта аңлау үзе бер хикмәт, күпме җан-тән, өмет киеренкелеге...
Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова Евдокия Давыдовна Бершанская командалыгындагы Кызыл Йолдыз орденлы 46 нчы гвардия төнге бомбардировчиклар полкында хезмәт итә. Полк үзенең сугышчан юлын Дон далаларыннан башлап, юлындагы күп шәһәрләрне азат итүдә катнашып, сугышны Германиядә тәмамлый. Полк очучылары 24 мең сугышчан очыш ясыйлар. Аның 23 очучы һәм штурманына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алар арасында милләтебезнең батыр кызлары Мәгубә Сыртланова белән Ольга Санфирова да бар.
Полк оешуга 40 ел тулуны билгеләгәндә, үзем дә Мәскәүгә барган идем. Мәгубә апаның штурманнары, аның сугышчан дуслары белән күрешкән һәм сөйләшкән идем. Полк командиры исән иде әле ул чакта. Аннары Казанда да Мәгубә Сыртланованы искә алу кичәсе үткәрелде. Анда командирның ире, полковник Константин Дмитриевич Бочарев та катнашты.
1912 елның 15 июлендә Башкортстанның Бәләбәй каласында дөньяга килгән Мәгубә Сыртланованың батырлыгы һәр күңелдә яши. Казанда аның исемен йөртүче урам һәм 52 нче мәктәптә исә музее бар. Кызлары исән-сау. Казанда яшиләр.
Безнең бүгенге тыныч, гүзәл тормышыбыз өчен каһарманнарча көрәшкән, Ватанны саклаган фидакарь очучыбыз Мәгубә Сыртланова һәрчак күңелләребездә батырлык үрнәге булып яши. Мәңгелектән – мәгелеккә таба...
Беренче фотода - Мәгубә Сыртланова, икенчесе полкташлар бергә җыелгач төшкән фото, өченчесе - Мәгубә Сыртланованың штурманы Ася Пинчук.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете