Бер егет үлемнән курка башлаган. Хәер, адәм баласына хас сыйфат булганлыктан, моңа бик алай игътибар да биреп тормаска мөмкин иде. Әмма егетнең куркаклыгы көннән-көнгә котыры зурая баргач, кешеләр үлемнең үзеннән түгел, бәлки егетнең күзеннән котлары оча башлаган.
Бу авылдагы бер бабай, бу хәлне ишеткәч, боларны әйткән:
— Үлемнән курку юләрлек бит ул!— дигән.
Егеткә аның бу сүзе ирешкән һәм, аңа барып:
— Бабай, мине юләр дип әйткәнсез. Дөресме шул сүзегез?— дигән.
— Әйе,— дигән бабай,— син бит адәм баласы! Адәм балалары һәммәсе дә үлемле! Минем дә бабам, атам, анам гүр ияләре инде, мин дә үләрмен! Әҗәлдән барыбыз да курка, хәтта үзем дә, әмма синең кебек үк акылсызланырлык хәлгә килеп җитеп түгел!
Егеткә аның бу сүзләре ошамаган. Шулай да ул сорыйсы иткән:
— Дөньяда һәммә нәрсә дә үлемле, монысын мин дә беләм, әллә үлемсез бер Аллаһы тәгалә генәме? Бу бит зур гаделсезлек! Сез моңа ризамы?— дигән.
— Ә ни өчен алай сөйлисез?— дигән бабай да аптырап.— Кыямәткәчә фәрештәләр дә үлемсез!
Егеткә аның бу сүзләре ошаган. “Менә бит,— дигән ул, күңеленнән куанып,— фәрештәләр үлемсез икәннәр. Әгәр дә күп-күп итеп изгелекләр кылсам, мин дә фәрештә булырмын! Юккамы изге кешене фәрештә дип атыйлар?”
Бабай аның йөзенә елмаю нурлары чыгуга бик тә аптыраган. “Мин моңарга нинди дөрес киңәшләр бирдем икән шулай?”— дип, хәтерен яңартырга тырышып караган. Әмма исенә төшерү аңарга мөмкин булмаган. Егетнең үзеннән сорарга кыймый калган. Аның да үлемсез буласы килгәндер инде, әлбәттә!
Шушы көннән башлап, егет гамәлләрендә изгелекне арттыра барган. Күңелен һаман да күршеләренә-башкаларга эштә ярдәм белән мавыктырган. Дөрес, халык мондый бушка килгән хезмәтченең илдә барлыгына бик тә сөенгән. Аның һәрдаим яхшылыкларын күреп, моңа шулкадәр күнегеп җиткәннәр ки, әгәр дә егет аларга ярдәмгә соңга калса яки башка берәүгә күбрәк булышып, үзләренә аз эшләшсә, аны авыр сүзләр белән ачулана ук башлаганнар.
— Кайда йөрдең шушы кадәр вакыт? Бу гамәлне синең килеп эшләшүеңә өметтә кузгаткан идек! Болай пошмас икәнлегеңне белсәк, тотынмаган да булыр идек!— дигәнгә кадәр барып җиткәннәр.
Егет яңадан-яңа орышуларны кабул итмәс өчен тагын да өлгеррәк һәм тырышрак булырга мәҗбүр икән. Ә халык һаман да аңардан риза түгел ди.
Ул егет ялгыз әнкәсе белән генә торган. Менә кешегә хезмәтендә арып-талчыгып, тәмам кич иңгәч кенә кайтып, инде суынып бетә барган чикмәнле бәрәңге ашап утыра икән бу. Әнкәсе әйткән:
— И улым,— дигән,— бүген дә олы, авыр эшләр эшләттеләрме? Бик арыгансыңдыр инде?
— Әйе,— дигән улы.
— Борчылма, ятып ял иткәч, барча арыганлыкларың бетәр, сиңа йомшак урын-җирләреңне җәеп куйдым. Малларыбызны ашаттым, ашарларына беткән иде, чана тартып барып, кырдан салам кайтарып, башак ясап бирдем. Тиресләре җыелган иде, аларны түктем! Тик менә утарлары җимерелә башлаган, абзар кыеклары ачылган, баганалары ава башлаган. Аларга гына көчем җитмәде. Аллаһы боерса, бәлки иртәгә эш итеп куя алырмын,— дигән.
Аннары, һаман да улы өчен борчылып, аңа боларны да әйткән:
— Аша-аша, кадерлем минем! Чикмәнле бәрәңгедән гайре ашарга әйберебез дә калмады инде. Берүк ачулана күрмә, сине кешечә тәрбия итә алмыйм, тормышыбыз авыраеп бетте шул!
Егет шунда, ризыклары өчен әнкәсенә рәхмәт әйтеп, рәхәт җылы урынына барып яткан. Арыган булуы сәбәпле минут эчендә йокыга киткән. Әлбәттә төш тә күргән.
... Имеш, ул фәрештәләр янында очып йөри, ялгыз агачка барып куна һәм алардан мондый мактау сүзләре ишетә:
— Аһ, сез нинди күркәм... Аһ, сез нинди матур... Аһ сез! Сез! Сез!..
Егет моның саен сөенә, ботактан-ботакка кунып куана. Әмма шунда күрә: бер явыз карчык фәрештәләрне таяк белән куып йөри. Бу нинди хәл икән дигән егет, шунда искәреп, бу карчыкның үз газиз әнкәсе булуын танып ала һәм аңа:
— Нишлисең син, фәрештләрне куркытып очырасың бит?— ди.
— Нинди фәрештәләр булсыннар болар? Каргалар бит!— дигән шунда әнисе.— Фәрештәләр мондый корыган агачка куналар димени? Фәрештәләр кешеләрнең йөрәкләрендә оя коралар, Аллаһы тәгалә булган җирдә генә яшиләр! Көш-көш! Кит моннан, син дә карга, шайтан ялчысы!
Егет шунда сискәнеп уяна. Инде таң атып килә ди. “Бу ни булды бу?”— дип уйланып яткач, егет урыныннан торган да, иң әүвәл абзар-кураларны, ачка калган мал-туарын карап чыккан. Аннары әйткән:
— Йа Хода, мин дивананы яшәтүеңә караганда үтерүең артык!— дигән.
Шунда аның йөрәге лепе-лепе тибеп алган. Кемнең үләсе килсен инде? Ярый әле егетнең сүзләре әҗәл фәрештәләренә ишетелми калган. Алар, йөгереп барып, аның гамәл дәфтәрен карап: “Аллаһы әкбәр!”— дияргә өлгермәгәннәр.
Көн-төн эшләп, егет үз йортын-җирен тәртипкә китергән, малларын да ач тотмый башлаган. Шулай тернәкләнә барып, тәмам баеп та киткән. Аңа әнисе дә сөенеп бетә алмый икән.
Бу хакта хәбәрләр теге бабайга да килеп ирешкән. Ул әйткән:
— Менә егеткә акыл кергән! Үлем шәүләсе дә аңардан чигенгән! Инде өйләнеп тә җибәрер!— дигән.
Нәкъ шулай булган да. Егет чын ир кыяфәтен алган, тормышын гөрләтеп, бәхетенә кинәнеп, хатыннан сөенеп, әнкәсеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, бер учма балалар үстереп ята икән.
Бу хакта да сүзләр теге бабайга килеп ирешкәннәр. Ул әйтә икән:
— Акылын тапкан кеше йөрәгендәге куркуын югалта,— дип.
Чыннан да ул хаклы: хикмәт үлемдәмени, матур итеп яши белүдә бит!
Ә шулай да аңламый калдым: халыкта, гадәтләренчә олы-олы эшләр башлап җибәреп, аны ни башкара, ни бетерә алмыйча, һаман да шул рәхмәткә көч түгүче егетне ачулана-ачулана көтеп утыралармы икән? Әллә соң белмиләрме: колхозлар күптән таралдылар, инде кабат кайтмаслар шул!
Фәрит ЯХИН