Сезнең кайсыгыз явызлыкны күрә, шул аны үз куллары белән туктатсын. Моны эшли алмаса, теле белән, моны да булдыра алмаса, йөрәге белән каршылык күрсәтсен. Тик монысы иманның иң йомшак дәрәҗәсе булыр.
Хәдис
Бүген тәравих намазының икенче көне. Озакка сузмыйча гына, тик мул итеп ифтар ашыннан тәнемә көч һәм сихәт җыйдым да, күп катлы йортыбызның тимер ишеген җиңел генә ачып, урамга атладым.
Кичке Казаныбызның күк чите аксыл, үзәк өлеше каралыбрак торган яңгыр болытлары белән каплану сәбәпле, кулыма кулчатырны да алдым. Ләкин аны җәеп җибәреп, баш өстемә күтәрергә әле иртәрәк кебек...
Чит-ят илләрдән китерелеп, минем кулыма эләккән кулчатырның гадәти булмаган авырлыгы һәр адым саен кулда нидер барлыгын искә төшереп, уңайсызлык хисе уятса да, кичке һаваның салкынча булуы күңелне күтәреп, адымымны җиңеләйтә иде...
Сыйфатлы һәм матур итеп төзекләндерү эшләрен башкарып, затлы келәмнәр җәелгән иман йортыбызның гыйбадәт кылу залына иртәрәк барсаң, мәчет намазын да иркенләберәк укыйсың, урын да беренче рәттән эләгә. Шуңа күрә йөрүчеләрдән бушап калган кичке урамнан, авыз эчемнән салаватлар әйтә-әйтә, ялгызым берникадәр ашыгыч адымнар белән алга атлыйм.
Беренче борылыштан соң, миңа каршы килгән урта яшьләрдәге ир заты күземә чалынды. Аңа игътибар итмичә, шул ук тизлектә атлавымны дәвам иттем.
“Дай, двадцать рублей!»-дигән тавышка сискәнеп китеп, башымны күтәрсәм, минем юлымны бүлеп, теге бәндә каршымда басып тора. Өс башы ипле генә утырган соры костюмнан булса да, аннан аңкып торган аракы исе укшытып җибәрә язды. Соравына бернинди дә җавап бирмичә, берникадәр читкә тайпылдым да, алга атлавымны дәвам кылдым. Минем үз максатым, аның үзенекедер инде...
Ләкин бераз баргач, артымнан тап-топ итеп йөгергән тавышка борылып карыйм дисәм, теге адәми зат арт ягымнан башыма сугып, түбәтәем шуып китте. Мин ярым борылган килеш түбәтәем белән бергә аның кулын эләктердем дә, бәрхет баритонымның гадәти тон биеклеге белән: “Аллаһу әкбәр!”-дигәннән соң, тупыл башында кунакларга урын таба алмыйча тарткалашып йөргән ала каргалар да куркырлык тавыш белән: “Сейчас ты у меня получишь все тридцать!»-дип акырып җибәрдем дә, кулымдагы кулчатырны, ат өстендә һөҗүмгә барган бабаларыбыз коралына охшатып тотып, аны куып киттем. Ул тыныч кына атлап килгән ак күлмәкле, түбәтәйле абзыйдан моны көтмәгән иде шикелле. Мондый галәмәттән каушап та калды булса кирәк.
Шуңадырмы, ул башта шәп йөгерә алмады. Соңыннан тизлеге арта төшеп, инде шактый шәп җилдерергә кереште. Әмма эчендәге теге зәхмәт сыекчасының әвеш-түвеш чайпалуыннан аяклары да чатанлый башлады. Ә минем теләк – аны һичшиксез куып җитеп, кулымдагы “коралым” белән җәзалаудан гыйбарәт иде. Юу-у-к! Ачу хисенә бирелеп, фикерләмичә генә гамәл кылырга ярамаганлыгы турында кайдадыр укыганым бар иде. Шулар минем зур тизлектә ми буразналарым аша кузгалды да, бу юньсезнең арт ягындагы мыйкылдап баручы йомшак “карбызлары”на кулчатыр белән берне эләктерәсем килеп китте.
Беренче омтылышымда ук шул урынның уң ягына берне чәпәдем. Ул тиз генә кулы белән кулчатыр салган буразнаны угаларга тотынды. Ә икенче тапкырында кулчатыр белән сул ягына тондырдым! Ул ике кулы белән дә йомшак җирләрен ышкый-ышкый, светофорга да игътибар итмичә, машиналар йөри торган киң юлга ташланды.
Миннән юлның аръягына чыгып котылгач, ул янган утларының салкын нурлары чакырып торган «Ашамлыклар” дип язылса да, эче тулы аракы һәм сыра шешәләре тезелгән, төне буена эшләүче кибет янына юнәлде.
Ә мин ашыгычлык белән кылынган гамәлләремнән соң кайнаган хисләремнең ташуы берникадәр тынычлануы тәэсирендә, юлның бу ягында басып калдым...
Ярый әле, кызулыгым белән аның җилкәсенә бәрмәгәнмен. Аллам сакласын, йокы артерияләрен җәрәхәтләп, фаҗиганең зураеп китү ихтималы да булган бит... Ә минем максатым – тәравих намазын вакытында башкару гына иде бит.
Кулымдагы кулчатырның саллы булуын селкеп карап, тагын бер кат тоемладым да, чит илләрдән килгән әйберләрнең барысы да безгә зыян гына салмавы, кайвакытта файдасы да тиюе хакында уйлап, елмаеп куйдым. Әйе, бу халәт сагыш катыш елмаю иде. Бүгенге юлымда очрап, минем рухи ныклыгымны тикшереп карарга теләүче адәми затларны Хак Тәгалә һидәятле тугры юлга иңдереп, хәрам ризыклар һәм эчемлекләрне кулланудан туктатсын иде... Иншә Аллаһ!
Мәчетебездәге тәравих намазлары, гадәттәгечә, борчулы җаннарыбызга җылы вә тынычлык хисләре иңдерә алырлык дәрәҗәдә күркәм иде. Яшь Коръән-хафизларның йөрәккә ятышлы, моңлы мәкамнәре тын һәм салкынча төнге һавада тән күзәнәкләребезнең берсен дә читтә калдырмыйча, үтеп керәләр иде...
Мәгариф РАЯНОВ