Үксез бала булмасынга...

Үз-үзен онытып, халыкны яхшылыкка өйрәтүче галим – янып бетеп бара торган, әмма халыкка яктылык биргән шәм шикелле.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Янв 12

Үз-үзен онытып, халыкны яхшылыкка өйрәтүче галим – янып бетеп бара торган, әмма халыкка яктылык биргән шәм шикелле.
Хәдис


Шулай дибез дә соң, диюен. Әмма алар бар. Сәбәпләр дә күп төрле. Ислам динен тотучы, Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүче мөселман гаиләләрендә ташландык балалар юк дәрәҗәсендә. Әти-әнисе вафат булгач, ятим вә караучысыз калган сабыйларны аларның туганнары үз тәрбиясенә алган, нәсыйхәт кылып, олы юлга чыгарган. Әмма хәзер берәүгә дә кирәкмәгән ятим-ятимәләр бар. Аларның хәлләре аяныч, бик аяныч.

Шуларның хәлләрен аңлап, “Ярдәм” мәчете, Татарстан Диния нәзарәте аларга булышу ниятеннән, Теләче районының Иске Җөри авылында Ятим балалар йорты булдырды. Ул быелның 4 гыйнварында ачылды. Анда төрле яшьтәге 15 ир һәм кыз бала тәрбияләнә. Хәзер аларның әниләре дә бар. Бу йортның җитәкчесе - үз-үзен онытып, эш өчен янып-көеп, булсын дип йөрүче, ару-талуны белмәүче Мәликә ханым Гыйльметдинова. Ул шушы балаларның әнисе вазифасында. Гаиләдә бирелә торган бала назын тоялар бәләкәчләр. Бар игътибар — аларга. Яшьләренә карап, шәхсән тәрбия бирелә. Алар яңа әниләренә күнеккәннәр дә инде.

Балалар йорты ачылышында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөфтиләр, Татарстан Җөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан каласы мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, җөмһүриятебез баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, беренче мөфтиебез Габдулла хәзрәт Галиулла, Президент аппаратыннан Ләззәт Илдар улы Хәйдәров, район җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, масса күләм мәгълүмат чараларының каләм ияләре дә бар иде. Алай дигәннән, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповның котлау чыгышы бик хисле иде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә килгән кунаклар йорт эченә үттеләр, балаларны күрделәр. Ул арада шигъри юллар яңгырады.

Күңелдән күңелгә күчсен
Иманлы сафлык кына.
Адашмас барыр юлында
Иманлы халык кына.

Сәҗдәсен кыла күңелләр.
Таң сәгате – сәхәрдә.
Без мәңгегә иман белән,
Без иманлы – сәфәрдә.

Әйе, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды эшчәнлегенә 10 ел тулды. Бу мөһим эшчәнлекне Россия төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез үзләренә.

Бу алгарышта Татарстан Җөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның фидакарь урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов алгы сафларда тора. Әлеге гамәл Татарстанның халыклар, илләр арасында дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрә дигән сүз.
Үксез бала булмасын өчен барыбыз да ныклап тырышырга тиешбез.

Ә Ятим балалар йорты ачылышына килгән кунакларны “Туган авылым” кафесында чәй табыны һәм хуш исле пылау көтә иде. Өйлә намазы икенче катта укылды.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе