Очраклы муллык – байлык түгел, күңел байлыгы – байлык.
Хәдис
Дин кардәшләребез белән тагын бергә җыелдык. Мәхәллә халкы белән бергә җыелу бүгенге көндә аеруча мөһим.
Үткән ял көнне Питрәч районының Усаклы (Осиново) авылы имамы Вәгыйзь хәзрәт Гатин кан кардәшләребезне авыл мәчетенә җыйды. Анда районның җаваплы урыннарында эшләүчеләр дә, тирә-як авыллардан да кунаклар чакырылган иде.
“Казан нуры” мәчете имам-хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисов тыңлаучыларга үтә дә ихласи вәгазь сөйләде. Ул адәм затының бу дөньяда яшәү рәвеше турында бәян кылды. Гомер, үзара мөгаләмә, вакыт, шөкер итү кадере хакындагы сүзләре зиһеннәребезгә игелек-изгелек булып ягылды.
Гомәр хәзрәтнең чыгышы да барыбызны тирән уйларга салды. Аның вәгазендә һәркем белән үзара уңай мөнәсәбәттә, хөрмәттә яшәргә тиешлегебез ассызыкланды.
Бирегә килеп, ислам динебезнең кадер-хөрмәте хакында аңлашу-фикерләшү ике мөселман кардәшебез үткәргән Корбан ашы җыенында булды. Үземә дә чыгыш ясарга туры килде. Бирегә килгән җитәкчеләргә дә әйтәсе сүз әйтелде, Аллага шөкер!
Питрәч районы балалар бакчаларында, мәчетләрдә хәләл ризык белән туклану мөһимлеген дә әйттем. Иншә Аллаһ, хәлләрен белешеп торырга әзер икәнлегебезне дә белдердек. Аннары халкыбызга Президент атамасын саклап калу мәсьәләсен дә аңлаттык.
Әдәп-әхлак, рухи тәрбия турында да тәфсилләп сөйләшү булды.
Җыенга килгән мөселман хатын-кызларына гаиләдә, бигрәк тә яшьләребезне – балаларны тәрбияләүдә җиң сызганып эшләргә тиешлегебез хакында тәфсилле сөйләшү булды.
Иң мөһимен әйтми торам икән бит әле. Мәҗлестә хәләл ризыклар, корбан ите белән сыйлану районның бик күркәм кафесында уздырылды.
Вәгыйзь хәзрәт Гатин оештырган мондый җыенны җөмһүриятебезнең барлык район һәм мәхәлләләрендә дә үткәреп була бит. Бу җыен халык белән эшләүнең, мирасыбызны барлауның да күркәм бер мисалы булып торадыр.
Раббым, барыбызны да ярдәмеңнән ташлама.
Әлмира ҺӘДИЯ, Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Ярдәм” мәчете