Кояш тотылганда мөселманга нишләргә?

Бүген, ягъни 20 мартта кояш тулысынча тотылды.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 20

Бүген, ягъни 20 мартта кояш тулысынча тотылды. Казанда 13:33 тә аның 57 процент фазасын гына күреп булды. Ислам күзлегеннән караганда, кояш тотылганда нәрсә эшләргә кирәк?

Имам Мөслим җыентыгында: “Чынлыкта, кояш һәм ай Аллаһның бер билгесе булып тора. Алар нинди дә булса бер кешенең үлеме яки яшәеше өчен тотылмый. Шуңа күрә, әгәр кояш яки ай тотылуны күрсәгез, намаз укырга омтылыгыз”,-диелгән. Ягъни мөселман кешесе кояш яисә ай тотылуны күрсә, “Көсүф” намазын укырга омтылырга тиеш.

Хәнәфи мәзһәбендә күрсәтелгәнчә, кояш тотылганда кеше ике рәкәгать сөннәт намазын укырга тиеш. “Көсүф” намазы нәкъ башка намазлар кебек үк укыла. Аны имам мәчеттә җәмәгать белән башкара, бу вакытта ул үз эченнән Коръәннән озын сүрәләр укый.

“Көсүф” намазын башкаргач, имам дога кыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе