Килүебезгә шатбыз

Казандагы «Ярдәм» мәчетенә Буа каласындагы «Хаҗилар» гыйбадәтханәсенең икенче имам-хатибы Шамил хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә 14 кеше кунакка килде.

БӘЙЛЕ
2015 Май 14
Казандагы «Ярдәм» мәчетенә Буа каласындагы «Хаҗилар» гыйбадәтханәсенең икенче имам-хатибы Шамил хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә 14 мөслимә кунакка килде. Алар арасында китапханәчеләр, бухгалтерлар, санитаркалар һәм башка һөнәр ияләре бар иде.

“Ярдәм” мәчетенең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев Буа шәһәре вәкилләрен гыйбадәтханәдә алып барылган эшләр турында сөйләде, аларны мондагы укыту класслары белән таныштырды.

Буадагы ялгыз карчыкларны караучы Сиринә Низаметдинова, кибетче Наҗия Габетдинова, Небедог каласыннан Буага кайтып төпләнгән санитарка Фатыйма Шакирова һәм башкалар: “Казанга килеп, күрмәүчеләрне укыта торган мондый лифтлы, өч катлы мәчетне күрүебезгә бик шатбыз”,-диделәр.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе