Рамазан — ураза аен сагына да башладык инде. Әлеге ай хөрмәтенә Балтач районының Борбаш авылында җиденче мәртәбә балалар Сабан туе үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Без, Казанның “Ярдәм” мәчетендә белем алучы бер төркем балалар, мөнәҗәтчеләр, кыскасы, бер автобус кеше, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның чакыруы буенча Балтач районына юнәлдек. Барып җитүгә, таулар белән уратып алынган, аллы-гөлле бакчаны хәтерләткән түгәрәк мәйданчык күңелне әсир итте.
Тукталып, уйлап торам. Ерак тарихлардан белгән борынгыларның амфитеатры күз алдына килә. Ә бүгенгесе–хәзергесе - хушны алырдай мизгелләр җыелмасы.
Күркәмлелек һәм кешеләрне ярату, олылау, балаларда якты өметле киләчәкне күрү һәм тәрбияләү! Чагыштыргысыз олы максат, изге ният, Татарстанның киләчәген алдан күреп хәстәрләнү. Иң олы максат – Сабан туеның күрке – исламча яшәү үрнәген чынлыкта-хакыйкатьтә күрсәтү. Исбатлау иде. Биредә бабайларга да, әбиләргә дә, әти һәм әниләргә дә, бәбиләргә, нәниләргә дә, хәзрәтләргә дә үзләренең тырышлыгын һәм дөрес тәрбия үрнәген күрсәтү өчен хөрлек иде. Иртәдән кичкә кадәр фидакарь зат — Гүзәл ханым Бариева Сабан туен алып барды. Моның өчен күпме акыл-зиһен кирәклеген һәркем аңлыйдыр инде.
Берәү дә мәйданнан бүләксез китмәде, алар бихисап күп иде. Җөмһүриятебез баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев янына барып, мөселманнар исеменнән сәлам әйтүем Аллаһының рәхмәте яууга сәбәпче булдымы шунда? Ә бүләкләргә бөтен төр ихтыяҗлар сыйган иде.
Безнең “Ярдәм” мәчете балалары да чит җир дип ятсынып тормадылар. Алар балалар өчен булган барлык ярышларда катнаштылар, Коръән аятьләрен укыдылар, йөгерештеләр... Бельгиядән Казанга белем алырга килгән чечен егете Гыймран Чебугаев Коръән уку белән беррәттән, мөнәҗәтен дә әйтте. Алай дигәннән, милләт сандугачлары Ильяс Халиков, Алинә Булатова һәм башка артистларның моңнары халыкны ихласландырды, тагын да якынайтты. Мәйдан өстендә моң, рәхәтлек, хикмәт тибрәлде. Яше-карты, бар да шат иде.
Җәлил хәзрәтнең бу батырлыгын, фидакарьлеген барлык төбәкләргә таратасы иде. Хикмәт дулкыны һәммә күңелләрне дә биләсен иде. Җәлил хәзрәтнең ярдәмчеләренә шулай ук Раббыбызның рәхмәтләре булсын. Бүтән хәзрәтләр дә милләтнең сәламәтлеге, киләчәге өчен балалар Сабан туйлары үткәрсә иде.
Без мәйданга бик иртә килдек. Саргылт тирмәдәге әзер табынның сыен – кайнар коймаклы хуш исле чәенең тәүгесе белән мине Җәлил хәзрәт үзе сыйлады. Үз изгелеге үзенә кайтсын, Раббым. Бәйрәм ярышларында да катнаштым, бер кочак бүләк алып кайттым. Кәләпүшле мөселманнарны, ак яулыклы мөслимәләрне күрү җанымны тетрәтте. Халкымның мине өзелеп яратуын тойдым. Җәлил хәзрәткә олуг рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык.
Күңелдә бер халәт – үз сүземне беренче мәртәбә халкыма җиткерә алмавыма хафаландым. Аллаһы боерса, киләсендә сүз-теләкләремне әйтеп, “Азамат”ны җырлавыма өметемне өзмим.
Әйе, Балтачта без барыбыз да хикмәт дәръясына чумгандай булдык.
Әлмира ҺӘДИЯ фотохәбәре