Ханбикәләребездәйләр бар әле

Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, чөнки бүләк үзара якынлыкны икеләтә арттыра һәм күкрәккә оялаган явызлыкны чыгарып ташлый.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2014 Окт 31

Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, чөнки бүләк үзара якынлыкны икеләтә арттыра һәм күкрәккә оялаган явызлыкны чыгарып ташлый.
Хәдис


Кичә “Ярдәм” мәчетендә гаҗәеп самими, ихласи бер мәҗлес булып узды. Ул заманабызның күренекле хатын-кызы – Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова оештырып үткәрә торган “Хатын-кызлар клубы”ның бер еллыгына – чираттагы эшчәнлегенә багышланган иде. Кичәгә бу юлы да калабызның иң күркәм хатын-кызлары, туташлар, мөгаллимәләр, мөселманча кием тегү осталары килгән иде.

Элекке утырышларда да яшәешебезнең төп мәсьәләләре хакында галим-галимәләр белән очрашуларыбыз булган иде. Барысында да хатын-кызларга кагылышлы – аларның хокукы, яшәү рәвешләре, гаиләдәге хәлләре, балалар тәрбиясе, иң мөһиме – сәламәтлекләре хакында бик җитди һәм файдалы сөйләшүләр булып узды. Монысында ният һәм ихласлылык, көндәлек яшәү рәвешебездә пөхтәлегебез, калеб һәм иман ныклыгыбыз, Раббыбызның кушканнарын үткәрергә тиешлегебез турында мөселманнар дөньясында билгеле зат Фатыйма Камалова җиткерде. Ул залдагыларны үз-үзенә анализ ясарга этәрде, тып-тын бүлмәдә хисси нечкәлек, самимилек хөкем сөрде.

Бу – иң мөһиме. Фатыйма кардәшебез үзе белән Коръән укучы ир бала һәм Амалиясен алып килгән иде. Алар да сүзләрен әйттеләр. Кичәдә Фатыйма Камалова чынлыкта гореф-гадәт буенча, мөселманча киенү серләрен дә ирештерде. Аннары андый киемнәрне тегүче туташ-ханымнар белән дә таныштык. Бу туташлар безгә шарф-яулык бәйләү серләрен дә күрсәтте. Мөселманча киемнәрне, шарфларны гүзәл затларыбыз карап кына калмады, сатып та алдылар. Хатын-кызлар арасында бит майларын сатып алучылар да шактый иде.

Алар минем дә картаймавымны, битемдә җыерчыклар булмавын теләп, хәләл крем бүләк иттеләр. “Сез безгә бик кирәк әле”,-диделәр. Җыеп кына әйткәндә, бу кичә хөррияти һәм самими җыен булды.

Без исә киләчәктә ханбикәләребездәйләрнең күбәюен, бүгенге клуб җитәкчесе Мәликә ханымга, аның ярдәмчеләренә, күрмәүчеләргә дини белем бирүче “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә уңышлар телибез.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете
Автор фотосурәтләре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе