Хаҗ кылу - олуг гыйбадәтләрнең берседер

Хаҗ – ислам нигезен тәшкил иткән олуг гыйбадәтләрнең берседер.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 28

Хаҗ – ислам нигезен тәшкил иткән олуг гыйбадәтләрнең берседер. Мөселманнарның Мәккәгә барып, шәригать кушканча билгеле бер гыйбадәтләрне үтәве, Кәгъбәтулланы зиярәт кылуы изге хаҗ гамәле була. Киләсе 2015 елда булачак хаҗ гамәлләренә исә Милади буенча 300 көн калган.

Татарстаннан хаҗ сәфәре оештыру белән шөгыльләнә торган “ДУМ РТ Хадж”ның рәсми сайты dumrt-haj.ru шул хакта искәртеп, хаҗ чыгымнары бәясен урнаштырган. Россия акчасында билгеләнгән ул сумма үзгәрергә мөмкин, дип аңлаттылар. Хәзерге вакытта “тизләтелгән”, “стандарт” рәвешлесенә 4,3 мең АКШ доллары кадәр сумма билгеләнгән, ә “эконом” дигәненә – 3,9 мең доллар (димәк, доллар бәясе рубльгә карата үзгәрсә, Россия акча берәмлегендәге сумма да үзгәрә). Аның беренчесе хаҗ кылучы өчен уңайлырак шартларда була, мисалга, самолетта туры рейс башкарыла, тору урыны “3 йолдызлы” кунакханәләрдә каралган, икенчесендә башка ил аша, ягъни өченче бер илдә башка самолетка күчеп очасы, яшәү урыннары да - “хаҗилар йорты”нда (бүлмәләрендә берьюлы дистәләп кеше яши).

Казанның хәләл рестораннарының берсендә "ДУМ РТ Хадж" программасы тәкъдим ителде, анда яңа сезон мөмкинлекләре, шартлары турында аңлатма бирелде. Хаҗны оештырганда изге сәфәргә баручыларның барлык теләкләре күздә тотыла. Киң катлам халыкка, хаҗ сәфәрен кулай бәядән һәм югары сыйфат белән оештыру максатыннан, “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы елдан-ел камилләшә бара. Хаҗ программасы Россия Хаҗ шурасы стандартларына туры килә: ул җиренә җиткереп эшләнүе һәм ышанычлы булуы белән абруй казанды.

2014 елда изге сәфәр кылган дин кардәшләребез, хаҗны оештыруда катнашучылар сүзләренә таянып, быелгы хаҗ, Раббыбыз ярдәме белән, югары дәрәҗәдә узды дияргә була. Барлык хаҗилар да изге гамәлләрен Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча үтәп, сау-сәләмәт өйләренә кайтты. Быелгы хаҗ сәфәрендә дин кардәшләребездән торган 45 төркем оештырылган иде. Хаҗны 21 көнгә исәпләнгән стандарт программа буенча һәм 14 көнгә каралган кыскартылган программа буенча үтәү мөмкинлеге булды. “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгының бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итүче Россиядә бердәнбер хаҗ операторы булып тора. Безнең Татарстан хаҗ операторының эше Согуд Гарәбстаны ягыннан да югары бәяләнде, дип аңлаттылар әлеге оешмада.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе