Хәтер. Хәтер көне. Без туганнан бирле бу хакта ишетә киләбез. Уйланабыз. Гөрләп торган Татар иле булган бит. Дөньяда бәясез кеше, галим Кол Шәриф кем булган? Сөембикә-ханбикә – үзе бер хикмәт иясе, Раббыбызның бер затлы мәгърифәтле зыялысы.
Бу хакта уйлый китсәң, бик күп мөнәсәбәтләргә, тарихка, зиһен уйлануларына, югалту хиссияте ачылыгына тап буласың.
Әйе, хәзер безнең “Кол Шәриф” исемендәге мәчетебез бар, Аллага шөкер! Димәк, аның исеме мәңгеләштерелде.
Казанны яклап шәһит киткәннәрнең рухларына көн дә дога кылабыз. Ә Сөембикә мәчетебез юк. Бервакыт Казанның Воровск дигән урамында аны булдырабыз, дип йөреп тә караган идек, әмма безне күтәреп алучы булмады. Бу фикеребездән әле дә сүрелмәдек без...
Ә бу фаҗига онытырлык кынамы соң?! Казанны алганда, мондагы кешеләрнең җансыз гәүдәләреннән саллар ясап агызганнар.
Тарихның фаҗигале тирәнлеге онытырлык кынамыни?! Буыннардан-буыннарга күчкән ул кайгы-хәсрәт авазы. Күңелләрне тетрәндереп тора ул югалту ачысы. Әмма Казан егылмады да. Югалмады да, Аллага шөкер! Без исән. Әмма без аларны, Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны онытырга тиеш түгел, чөнки хәтеребез исән әле.
Быел да булды Хәтер көне. 11 октябрь иртәсендә ялт иттереп кояш чыкты. Без дә “Казан” милли мәдәният үзәге каршында очрашуга җыелдык. Халык байтак иде. Монда милләт язмышы хакында уйланучылар җыелган. Уфадан, Мари Иленнән, чуаш җиреннән килгән милли хәрәкәт әгъзалары да үз фикерләрен белдереп чыгыш ясады. Ә уйланырлык нәрсәләр күп. Милли университетыбызны булдыра алмадык, латин графикасына күчеп булмады, милли компанент алып ташланды. Татар баласы Бердәм дәүләт имтиханын үз ана телендә бирүдән мәхрүм.
Бу хактагы чигенүләрнең чиге булырмы?
Хәтер көне, дәүләтчелегебез булган чаклар уйландыра, җәмәгать. Татарстан бик күп өлкәләрдә – алдынгы төбәк. Уңай якларыбызны өскә куеп, үрнәк һәм өлге булсак иде. Милләтебез мөстәкыйльлеккә юл алды, юлларыбыз уң булса иде! Хәерле уңышлар насыйп әйләсен иде.
Тик элекке елларда Хәтер көнендә Казан урамнарын тутырып, Сөембикә манарасына дога кылырга бара идек. Кая китте соң әлеге ул еллар? Азаябыз, дусларым. Бүгенге көндә яшьләребез, шәкертләребез дә Хәтер көненнән ерагаеп бара түгелме?! Безгә бу көнне дә тарихыбызны барлап, андагы катлаулы чорларны бердәм рәвештә ихлас күңелдән искә алу мәслихәт, дип уйлыйм мин. Чөнки безнең шанлы вә данлы дәүләтебез булган, аны онытырга хакыбыз юк безнең!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе