Беркөнне телевидениедә чыгыш ясап чыккач, үзебезнең урамга борылдым һәм андагы борылышта аллы-гөлле чәчәкләр бөтен барлыгымны биләп алды. Мин, дөресрәге, аларның янына бармыйча кала алмадым.
Бәләкәй капкадан кергәч, күп санлы чәчәкләр дәръясындагыдай тойдым үземне. Җанымны рәхәтлек хисләре чорнап алды.
И-и, Раббым, бу чәчәкләр дә Синең биниһая зур хикмәтең бит инде, дип сөенә-сөенә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе бакчасына үтәм. Чәчәкләрнең таҗ яфраклары үзләре сөйләшә, үзләре мине дәшә сыман.
Уйласаң, фикерләсәң, акылга ризык җитәрлек. Чәчәклектә утырып уйларлык фикерләр бихисап. Биредә һәр укучының күңеле ихласланмый калмыйдыр. Олы бер зиһен чолганышын тудыра ул чәчәкләр.
Гимназия янындагы “Балакай” дигән балалар бакчасы – үзе бер хикмәт. Өмет белән тулы якты балачакның олы бер үрнәге ул. “Балакай” бакчасының мөдире Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинага уңышлар юлдаш булсын, дип теләдем һәм гөлбакчадай Казаныбыз урамнары буйлап, алга табан атладым.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете