Спорт мәктәпләре арасында футбол буенча Россия чемпионы -“Рубин U-17” командасы утырган поезд кичә кич Казанга кайтты. Җиңүчеләрне “Рубин” ФК генераль директоры Айрат Гәрәев, аның урынбасары Рәшид Әхмәдуллин, әлеге клубның башкарма директоры Александр Айбатов, футболчыларның әти-әниләре, якыннары һәм дуслары каршы алды.
“Һәрвакыт, нигез башкалар өчен юл күрсәткече булып тора, дип саналды. Кичә сез нигез өчен ориентир булуыгызны күрсәттегез. Беренче команданы да сезгә карап көйләячәкбез. Котлыйбыз!” – дип чемпионнарга мөрәҗәгать итте Айрат Гәрәев.
Аерым алганда, 8 июль көнне Ярославльда финал уенында “Рубин” “Краснодар”дан пенальти сериясендә өстен чыкты, дип хәбәр итә рубинлыларның матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"