Быелгы җыенга Кембридж университеты галимнәре дә килгән. Аларны бигрәк тә Алтын Урда чорындагы акча системы һәм нумизматика кызыксындыра икән. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Рафаил Хәкимов сүзләренчә, Алтын Урда чорында финанс системы бик югары дәрәҗәдә булган.
"Алар беренче чиратта нумизматлар һәм күбрәк акча системасы белән кызыксына. Билгеле, бу безгә дә бик кызык. Университетта көчле галимнәр бар. Моңарчы Кембридж белән эшләгәнебез юк иде. Бүген төрле илләрдән килгән белгечләр белән шул мәсьәләгә аерым тукталып үтәсе килә. Совет чорында, соңгы елларда нумизматиканы бик яхшы өйрәнмәделәр. Хәзер шушы мәгълүматларны җыеп, бер урынга туплап, акча ничек сугылганын тикшерергә кирәк. Бәлки китап та бастырып чыгарырбыз. Алтын Урданың финанс системы Урта гасырлар өчен искиткеч югары дәрәҗәдә булган”, - диде Хәкимов.
Җыенда ике төрле конференция уза. 19-20 март көннәрендә Үзбәк хан хакимлек иткән чор турында сөйләшү була. 20 мартта Алтын Урда чорындагы акча әйләнеше һәм финанс системы темасы күтәрелер, дип көтелә.
Җыен "Үзбәк ханның хакимияткә килүе һәм аның конфессиональ сәясәте” дигән түгәрәк өстәл белән тәмамланачак, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".