«Кышкы йокыга талу өчен яхшы шартлар тудырганга күрә, аюлар күтәренке кәеф белән уянды. Бу ике атна эчендә аларга үсемлек ризыклары биреләчәк, аннары аюлар аксымлы азыкларга – балык һәм иткә күчәчәк”,-дип сөйләделәр зоопаркның матбугат хезмәтендә.
Кышкы йокыдан уянгач, беренче эш итеп, аюлар үзләре тарафыннан яшереп калдырылган әйберләрен эзләргә керешкәннәр. Фома бассейнда калдырган уенчыгын, ә Кучум көзлектән яшереп куйган ипи катысын казырга тотынган.
4 яшьлек аю баласы Машенька исә йокыга талмаган, чөнки бу гадәткә өйрәтелмәгән дип аңлаттылар зоопаркта.
Чыганак: “Татар-информ”