Казан өстендә аклык пәрдәсе чайкала

Казанга тагын Бөтенроссия төбәкләреннән татар яшьләре – егетләре, кызлары җыелды.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 27

Казанга тагын Бөтенроссия төбәкләреннән татар яшьләре – егетләре, кызлары җыелды. Араларында күргән-белгәннәрем дә бар. Без бергә күрешүдән шат булдык.

Әлеге 24 нче мәртәбә үткәрелүче Татар Яшьләре форумына килүчеләр арасында зыялы һәм мәгърифәтле яшьләребезне күреп куандык. Алар гомумкешелек фонында, үсешендә, камилләшүендә бөек Татарның исемен югары йөртерләр, иншә Аллаһ!

Әлеге яшьләр белән мин үзем “Мәрҗани” мәчете янында очраштым. Аннары без саф-саф булып, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданга бардык. Анда яшьләребез музыка өлкәсендәге олуг, фидакарь галимебез, мәгърифәтчебез Миңгол Галиев җитәкчелегендә халкыбызның милли моңнарын, җырларын башкардылар. Яшьләрнең һәр хәрәкәтендә-биюләрендә дә милли тыйнаклык хөкем сөрде. Бу вакытта Казаныбыз өстендә бер аклык, пакьлек пәрдәсе барлыкка килде дә, күкләргә күтәрелгәндәй тоелды. Яшәсен өметле яшьләребез, милләтебезнең киләчәге! Казан өстендә әле булса аклык пәрдәсе чайкала...

Рәсемдә: Казанга килгән кызларның берсе

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе