Әлеге Мәүлид мәҗлесендә катнашкан "Сөләйман” мәчетенең икенче имамы Раил хәзрәт Әхмәтевнең сөйләвенә караганда, "Казан нуры”на ул көнне башкалабыздагы мөселманнар кавеменнән булган татарлар, таҗиклар, үзбәкләр һәм башка милләт вәкилләре җыелган иде. Алар бергәләп, "Казан нуры”ның беренче имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуровның Мәүлидкә багышланган вәгазен яратып тыңладылар, Пәйгамбәребезгә салаватлар, мөнәҗәтләр әйттеләр.
Бу мәҗлестә Татарстан мөселманнары мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашып, Хак Тәгалә барлыкка китергән ислам динендә Аның илчесе Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в. ) тоткан мөһим урыны турында сөйләвен мәхәллә халкы да, килгән кунаклар да хуп күрделәр. Казандагы Россия Ислам университеты каршындагы Коръәнхафизлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның Пәйгамбәребез хакында бәян кылган кыйссалары шулай ук мөселманнар күңеленә хуш килде.
"Казан нуры”нда техник яктан бер яңалык та бар иде. Бирегә җыелган халыкка телевидение аша мөселман илләрендә Мәүлид кичәсенең ничек уздырылуын күрсәттеләр. Соңыннан мәчеткә килгән мөселманнарга Пәйгамбәребезнең тәрҗемәи хәле турында язылган китаплар, ризыклата күчтәнәчләр тапшырылды.
Әһле ислам булмаганнар көнбатышта Пәйгамбәребез хакында төрле уйдырмалар чыгарып, аннан көлеп кинолар күрсәткән бер заманда бу гали зат турында дөрес мәгълүмат бирүнең никадәрле әһәмиятле икәнлеген аңлау, алай гына да түгел, шуны төрле милләт вәкилләренә сөйләп төшендерү бүген аеруча мөһим вә актуаль мәсьәлә.
Хаҗип ӘХМӘТША