Кассиопея йолдызлыгында Җирнең игезәге табылды

«Вести.ру» дан алынган мәгълүматларга караганда, NASAның Spitzer Space дигән космик телескопы Кассиопея йолдызлыгында HD 219134b дигән исем бирелгән таш экзопланетаны (безнең Кояш системасыннан читтәге йолдыз тирәсендә әйләнүче планета экзопланета, дип атала) тапты.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 31

«Вести.ру» дан алынган мәгълүматларга караганда, NASAның Spitzer Space дигән космик телескопы Кассиопея йолдызлыгында HD 219134b дигән исем бирелгән таш экзопланетаны (безнең Кояш системасыннан читтәге йолдыз тирәсендә әйләнүче планета экзопланета, дип атала) тапты. Бу – Җиргә иң якын планета.

Экзопланеталарның күпчелеге безнең планетадан йөзәрләгән яктылык елы ераклыгында урнашкан.

HD 219134b экзопланетасы Җирдән 1,6 тапкыр зуррак. “РИА новости”, NASA хәбәрләренә таянып, табылган экзопланетаның бер йолдызга бик якын булган орбитада әйләнүе хакында белдерә. Бу исә әлеге планетада тормышның булу ихтималын киметә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе