"Аю гаиләсе хәзерге вакытта төзәтү эшләре бара торган "Спартак” стадионына килгән була. Бу турыда шул тирәдән узып баручы ведомстводан тыш сакта торучы кизү нарядына сөйләп бирә. Полиция хезмәткәрләре әлеге мәгълүматне кизү частенә хәбәр итәләр һәм патруль машинасында вакыйга булган урынга юнәләләр”,-дип хәбәр итте ведомство вәкиле.
Бу вәкилнең сөйләвенә караганда, "Спартак” стадионы Петропавловск-Камчатканың үзәгендә - Камчатка крае хөкүмәте бинасыннан 1 чакрым ераклыкта урнашкан. Шунда ук Камчатка драма һәм комедия театры бинасы да бар.
"Полиция хезмәткәрләре машина клаксоны аша аюларга сигнал бирергә кереште. Ана аю үзенең баласы белән бу тавыштан куркып, Петровская тавына таба йөгерде, ә анда "Спартак” стадионы бар”,-дип сөйләде "Интерфакс” агентлыгына бу хәлләрне үзе күргән әңгәмәче.