Үткәрелгән чарада 5-6 май көннәрендә зиратларда чистарту өмәләре үткәрү буенча фикер алыштылар. Шулай ук 9 май – Җиңү көне якынлашу уңаеннан, имамнарны котладылар, хакимият тарафыннан бәйрәм өстәле әзерләнде. Лаеклы ялда булган имамнарга һәм БВС ветеран-имамнарына бүләкләр тапшырылды дип хәбәр итте "Думрт.ру".