Ничә язлар, ничә җәйләр, ничә көзләр, ничә кышлар узды. Сара апаның халкыбыз күңеленнән бер генә минутка да киткәне юк. Алтын мирасыбыз, хәтеребез булып саклана ул һәр күңелдә.
«Ватаным Татарстан» газетасына олы рәхмәтлемен. Сара апаның кызы Әлфия Айдарская бәгыреннән ургылып чыккан сүзләрен – әрнүләрен уку җанны талкый. Нигә бездә кеше кадерен белү юк? Ә кадерсезләү мәнсезлеге канат җәя соң?
Юныс мәйданында безнең мәшһүр хәзрәтебез Шиһабетдин Мәрҗанинең эзләре дә саклана бит! Нигә соң без шулкадәрле ваемсыз һәм битараф? Сөекле композиторыбыз Сара апаның шул мәйданда бер билгесен булдыру мирасыбызга, моң дәрьясына олы хөрмәт булыр иде. Андагы моң тирәнлеге кемнәрне генә сокландырмаган да, кемнәрне генә ихласландырмаган, җирсетмәгән?!
Милләтебезнең Сара Садыйкова дигән асыл сандугачы озакламыйча, Юныс мәйданындагы гүзәл бер агачка кунарга тиеш! Тик әлеге мәйданны сатарга нинди бәдбәхетнең вөҗданы җитте икән? Бу истәлекле тарихи бакчаны әвеш-тәвеш китерүче үзенең мәңгелек урыны гөҗләп янган тәмуг икәнен белсә иде! Мәкаләдә әйтелгәнчә, нигә бездә асылларның асылы булган хатын-кыз җәмәгатьчелегенә күңелләрдә урын тар икән?
Шагыйрь Роберт Миңнуллин әрнеп:
“Казан зур ул,
Урын бар.
Казандагы урын түгел,
Күңелдәге урын тар”,-дип белмичә генә язмагандыр.
Халкыбыз Сара апаны зурлый, көй-моңнарын сәхнәдән төшерми. Аның исемендәге җыр-фестивальләр даими узып тора. Аларда Сара апаның моңнары яшь буынга — укучылар күңеленә күчә. Композиторның моңнары мирас булып та, замандаш булып та яшь буын зиһененә күчә. Һәм бу шулай булыр да.
Сара Садыйкованың Мостай Кәрим сүзләренә язган “Өченче көн тоташ кар ява” җыры Җиңүнең 70 еллыгына аккорд булып яңгырый. Җиңүнең юбилей елында “Ел җыры” булырга да хакы бар. Чөнки ул мәшһүрә композиторыбыз Сара апаныкы!
Соңлап булса да, кадерен күтәрик моңсараның!
Үзем шәхсән Сара апаның туган көнендә (1 ноябрь) милләт фидакарьләре белән аның каберенә барып, Коръән укып, рухына дога кылып кайтам, Аллага шөкер.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (Һәдия), җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете