Август аенда Әтнә районында ике котыру очрагы расланды: Олы Әтнәдә һәм Күәмдә мәчеләре хуҗаларына ташланган. Соңыннан мәченең котырган булуы ачыкланган.
“Бу урамда да карантин игълан ителә”, – дип хәбәр иттеләр ветстанциядән. Әйтүләренчә, киләсе атнадан авылларга, шәхси хуҗалык терлекләренә котыруга каршы укол кадарга чыгалар, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.
Чыганак: "Татар-информ"