Күңелләрдә яши моңнары

Казанның 13 нче китапханәсендә танылган шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнәшеваның якты истәлегенә багышланган гүзәл бер очрашу булды.

БӘЙЛЕ
2015 Апр 02

Ватанымның гади бер кызы мин:
Туып үстем Идел буенда.
Чәчәк җыйдым хәтфә болыннарда,
Җыр өйрәндем Сабан туенда, -дип язган шагыйрә, драматург, язучы, журналист, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гөлшат Зәйнәшева.


Танылган шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнәшеваның якты истәлегенә багышланган гүзәл бер очрашу булды. Казан каласының 13 нче китапханәсенә шактый зыялылар җыелган иде. Ул көнне китапханә залы моң бишегендә тибрәлгәндәй тоелды. Махсус залның өстәленә шагыйрәнең кайчандыр басылып чыккан китаплары, аның турында язмалар һәм язучы, әдип-әдибәләрнең истәлекләре тезелеп куелган иде. Очрашуга Гөлшатның кызы Асия һәм аларның туганнары да килгән иде. Мин дә чакырулы идем.

Нәфислек аланында кемнәр бар иде соң? Мин үзем дә гүзәллек бакчасына килеп кергәндәй булдым. Килгән кунакларның исемнәрен ишетүгә үк үзегез дә әсәрләнеп калырсыз. Галимнәр, җырчылар, шагыйрьләр Фоат Галимуллин, Мәсгут Имашев, Миңгол Галиев, Әлфия Айдарская (Сара апа Садыйкова кызы), Искәндәр Биктаһиров, Эмиль Җәләлетдинов, ару-талу белмәс, халыкның яраткан баянчысы Кирам Сатиев, Флера Сөләйманова, Флера Тарханова, Нәҗибә Сафина, “Гөлҗамал” ансамбле җитәкчесе Фәрзәнә Кулиева, музыкантлар Илдар һәм Зөбәрҗәт, Нури Арсланов улы һәм кызы, Гөлшат апа туганы Марс Гаитев катнашты.

Милләтебезнең бу асыл затлары Гөлшат апа турында истәлекләре белән уртаклашты, аның шигырьләрен сөйләделәр, ә композиторлар һәм җырчылар кунакларга җыр-моңнарын бүләк итте.

Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган мәңге тутыкмас көй-моңнар халкыбыз күңелендә һаман сакланыр, иншә Аллаһ.

Аның җырларын яшьләр дә бик яратып башкара.
Әйе, Гөлшат апа үзенә җыр-моң һәйкәле куеп китте.

“Җырларым бар, моңнарым бар
Йөрәк түремдә.
Җыр белән чын дуслар таптым,
Туган җиремдә”,-дип язган иде ул бер шигырендә.

Әйе, без Гөлшат апаны бик җылы итеп искә алдык. Коръән укыдык. Гөлшат апа рухына да, сөекле композиторыбыз Сара Садыйкова рухына да дога кылдык. Рухлары шат булса иде, дип теләдек.

Әйе, кадерле милләттәшләрем, җыр-моң дәрьясын саектырмыйк, варисларны үстерик! Мирасыбыз буыннан-буынга күчеп, мәңге яшәргә тиеш, Аллаһы боерса!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе