Ютазы районында Сукырлар көненә багышланган "Ак таяк" айлыгы уздырыла.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе күрү буенча инвалидларның өйләрендә һәм хастаханәдә яткан чакларында яннарында була. Уңайлы мохит буенча тулысынча сукыр һәм начар күрүче кешеләрнең гаиләләре белән әңгәмәләр уздыра. Алар катнашында теннис, шашка һәм шахмат буенча спорт уеннары көтелә, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.
Чыганак: "Татар-информ"