Эшләгез, булдыра алган һәркемнең эше дә уң булыр.
Хәдис
Бу көннәрдә хикмәтле бер китап көн күрде. Ул “Исхак хәзрәт Лотфулла” дип атала. Гаҗәеп тирән эчтәлекле җыентык ул. Гасырлар кисешкән чакларда кешенең Исхак хәзрәтне яшәү мәгънәсенең байрагы итеп күтәргән тарихи эпопеясенә тиңләр идем мин аны. Аның нуры чорлардан чорларга күчәр әле, Аллаһы боерса.
Мин биредә үз уй-фикерләремне язам. Ни хикмәт: быелгы “Хәтер көне”ндә таныштык без китап белән. Әйе, Хәтер көне! Исхак хәзрәт ул көннәрдә халык белән мәйданда була иде, сүзен бар дөньяга ишеттерерлек итеп, ярып әйтә иде. Ә кичен Хәтер көнен оештыручыларны мәчетенә чакырып, корбан ите һәм шулпасы белән сыйлый иде. Милләте һәм аның киләчәге өчен янып көйде хәзрәтебез. Мин бу юлларны ни өчен язам соң? Халкыбыз, милләтебезнең бу каһарманы, фидакаре булмышын дәвам итүчеләребез бармы соң? Кайда алар? Уйландыра. Мин бу юлларны язганда Исхак хәзрәтнең китап тышындагы карашы миннән кабат сорау ала сыман. Мин сезне догамнан калдырганым юк, рухыгыз шат булсын, остаз хәзрәтебез! Аз гына микъдарда булса да, мин сезнең эш-гамәлләрегезне дәвам итәм. Китапта бу хакта үз сүзем басылу да шатландыра мине. Китапны чыгаручыларга Раббыбызның рәхмәте яусын! Анда тарихи-публицистик очерклар тупланган. Бөтенроссия күләмендә танылган мөфтиләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең, галимнәрнең – гомумән һәр чыгыш – үзе бер вәгазь, хикмәтле нәсихәт иде. Китапны төзүче мөхәррир-журналист - минем каләмдәшем Вәсилә Рәхимова. Ул зур илһами көч куеп башкарган бу хезмәтне. Китаптагы фотосурәтләр, шулай ук Исхак хәзрәтнең күп кырлы эшчәнлеген күрсәтә.
12 октябрьдә – Хәтер көнендә Исхак хәзрәтнең улы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Кабан арты мәчетендә китапны тәкъдим итү кичәсе оештырды. Анда Исхак хәзрәт укыткан, бүгенге көндә илнең төрле кыйтгаларында эшләүче хәзрәтләр дә килгән иде. Чыгышларында алар да рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Әлеге җыенда галимнәр, галимәләр дә катнашты. Рухи мирасның истә тотылуына рәхмәтләрен ирештерделәр
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм мәчете”