Бу көннәрдә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә Хәниф Вәлиевнең “Югары чагадай мирасы” дигән 318 битле саллы гына китабы басылып чыкты. Аның төзүчеләре – Хәниф Вәлиевнең төпчек кызы Мәдинә Әбделганиева һәм Александр Долгов.
Тиражы 1000 данә белән басылырлык саллы хезмәт язучы Хәниф Вәлиев кем булган? Кайларда яшәгән? Бу сораулар күпләрне кызыксындыра торгандыр. Ни өчен дигәндә, “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән балаларның Коръән уку бәйгесенә дә бер сорау буларак кертелде аның хакында.
Хәниф 1903 елның 7 октябрендә Самара губернасы, Бөгелмә өязе, Мордва Афонькино волосте Югары Чагадай (Чыгтай) авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе – Җәләлетдин улы Мөхәммәтвәли, әнисе – Иске Үтәмеш авылындагы Ишмөхәммәт улы Ханый Хәсәншасы кызы Миңнегаян. 1919 елның 15 ноябрендә Миңнегаян Хәсәнша кызы вафат була.
Хәниф Мөхәммәтвәли улы 1910 елда Югары Чагадайда Камалетдин Фәйрузовтан, аннары Әхмәтзыя Галимовтан, ул атып үтерелгәч, Һади Зыятдиновтан гыйлем ала. 1924 елда Югары Чагадайда яшәүче Габдерафыйк Хөсәенов һәм Фатыйма кызы Мөнәвәрәгә өйләнә. 1925 елда ул гаскәри хезмәткә алына. Аннан кайткач, 1931 елга кадәр иген игү белән шөгыльләнә.
Хәниф 1931 елдан алып Чирмешәндәге “Заготконтора”да авыл хуҗалыгы азыкларын әзерләү, кабул итү һөнәрен үзләштерә, бу оешманың хисапчы-бухгалтеры вазифасын башкара. 1931-1959 елларда шул оешмада эшли. 1938 елда тирә-якта күрелмәгән бакча утырта. Алмагачлары 182 төпкә җитә. Умартачылык белән шөгыльләнә.
Хәниф Вәлиев 1959 елның 29 октябрендә 56 яшендә вафат була.
Россия Ислам институты ректоры, Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин үзенең бу китапка бәяләмә биргән язмасында “Миңа калса, Мәдинә Әбделганиева әтисе хезмәтләрен китап рәвешенә җиткереп, халкыбыз өчен бик зур эш башкарган. “Югары Чагадай мирасы” китабы имамнар, галимнәр һәм шәкертләр өчен бик файдалы хезмәт булачак... Аерым алганда, Хәниф Вәлиев китабындагы шәҗәрә, васыять, вәгазь бүлекләре бүген дә әһәмиятен җуймаганнар”, дип язган.