Ике оешманы кушып, берсен генә калдыру сәясәте мәйданга чыгып, бу хакта фәрман да ирешеп, хезмәттәшләрем хәвефкә төштеләр. Күбесе яңа хуҗалар каршысына ләббәйкә тотарга йөгереп, үзләренең кемлекләреннән хәбәрләр биреп, дәрәҗәләрен саклап калу, эш урыннарын югалтмау өчен тырышлыкларын күрсәтә башладылар.
Шундыйлардан бер дустым:
— Мин инде күпер салдым. Алар мине үз иттеләр. Урынымны да саклап калачакларын, зыян да китермәячәкләрен вәгъдә иттеләр. Син ничек?— диде.
— Барганым да, күргәнем дә юк аларны. Язмыштан узмыш юк!— дип, битарафлыгымны белдердем.— Барыбер кемне дә булса кыскартачаклар бит инде. Әгәр дә бу бәла минем башка төшәчәк икән, нәрсә эшли алам?
— Барыгыз, сөйләшегез, мондый вакытта ихтыярсыз гамәл кылырга ярамый!— диде ул, бик дөрес һәм урынлы киңәшен биреп. Әмма барыбер дә үземне атлап уза алмадым. Бәхетем тәкъдир кулында иде.
Һәм менә терсәгемне тешләргә туры килде. Алдан юл салып, кемлекләрен белдереп куйган хезмәттәшләрем яңа оешмада дәрәҗәләрен дә, урыннарын да саклап калдылар, хәтта кайсылары югарырак мәртәбәләргә дә күтәрелде. Хәер, миңа да урын таптылар, анысы. Әмма дәрәҗәмдә шактый түбәнәйтеп, җаннарын сыкратып кына боларны эшләделәр. Хәлем харап икәнлеген төшендем.
Ә вакыт бара торды. Аның үз иләге аша кешеләрне уздыру гадәте бар. Элеккеге хезмәттәшләремнән ничәмә танышым түбәнгә коелдылар. Теге киңәш биргән дустым, бер көнне очрап:
— Бу оешмада хуҗалар барысы да ахмаклар икән,— дип, миңа озак кына тел сандугачын сайратып алды. Нотыгы кайнар һәм авыр иде.
Сүзләре төкәнүгә: “Дустым, ихтыярыгыз көчле түгелмени сезнең, нигә әле язмыштан өстен чыгу теләгегездән кире кайттыгыз?”— дип сорамакчы идем, ул, сүз башлавымны тыңларга да теләмичә:
— Сез — бәхетле! Бар гамәлегезне дә акыл белән башкарырга ничек башыгыз җитә?— дип сорау бирде.
Бу сүзләре котымны алгандай булды. Фикерләрем таралдылар да киттеләр. Шулай да: “Язмыштан узмыш юк!”— димәкче идем, аннары аның үзенең дә шул хакта әйткән икәнлеген төшенеп өлгердем. Җитмәсә, мине бәхетле дип атады бит!
Дустымның ул арада кесә телефонына шалтыраттылар, сөйләшеп алды да:
— Мине көтәләр!— дип китеп барды.
Шунда беразга уйга бирелеп тордым. Чыннан да бәхетле кешеләр генә үзләрен язмыш кулына тапшыра алалар икән, бәхетсезләр даими рәвештә ихтыярга таянырга мәҗбүрләр шул диярәк фикер йөртеп, үзем өчен сөенеп алдым. Әмма шунда күңелемдә сорау да туды: “Бәлки без ихтыяр-теләкләребез аркасында бәхетебезне киметәбездер, язмышыбызны бозып куябыздыр?”
Бу уем көлке тоелды. Елмаеп китеп бардым.
Фәрит ЯХИН