Мөэминнәргә бирелгән изгелекнең берсе – күркәм холыклы булу...
Хәдис
Шушы сүзләрне кабатлый-кабатлый, бер-беребезгә дога кылышыйк, дип үз төбәкләренә таралышты абыстайлар. Әйе, абыстай-мөгаллимәләр. Ә очрашулары – үзе бер хикмәтле мизгел.
“Казан” милли мәдәният үзәгенә җыелганнар иде алар. Биредәге җыенга килгән халыкны төрки кардәшләребез дә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да котлады. Аннары чыгышлар башланды. Аларның да эчтәлеге ягыннан төрлесе булды.
Баштан ук шуны әйтим: без алып бара торган “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгедә Казан мәчетләре каршында белем алучы балаларның дүрт еллап катнашканнары юк инде, булмады алар. Бу – эчпошыргыч нәрсә. Кая китте ул балалар? Әллә рус классларына күчеп беттеләрме? Әллә әбиләре, дәү әниләре “ташладымы” оныкларын? Ни булса – шул: бүгенге хәзинәдә дәү әниләр дә бик кызганыч. Алар оныкларына яраклашып, ана телендә “кызым”, “улым” дип дәшүдән узмыйлар. Ни кызганыч! Дәү әниләр белән эшләү дә көн тәртибендә кала бирә.
Авыл, район, шәһәр мәчетләре каршындагы курсларда укучыларга гаилә кыйммәтләре: ата-ана кадере, дәү әти-дәү әни кадере, бала кадере, нәсел-нәсәп, ыру, шәҗәрәләр хакында ныклап, тәфсилләп, әйбәтләп аңлату таләп ителә. Гаилә, нәсел тотрыклылыгында һәм сакланышында васыятьнамәләр турында да яхшылап төшендерү кирәк. Бүгенге көндә ир-ат, әти кадерен, аның гаиләдәге ролен күтәрү мәсьәләсе шулай ук төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу хакта мөгаллим вә мөгаллимәләр ныклап тотынырга тиеш, дип уйлыйм.
Иң шатландырганы Камил хәзрәт Вәлиуллин чыгышы булды. Аның безгә бүләк ителгән “Ислам тәрбиясе”, “Ислам тәрбиясе дәресләрен укыту методлары” дигән китаплары да динебез нигезләрен өйрәнүдә олы ярдәмлек булып торалар.
Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә багышланган әлеге җыелышны Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте, Русия Ислам институты хезмәткәрләре оештырган иде.
Әлеге сөйләшүләрдә сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшинның һәм башка җаваплы кешеләрнең катнашуы ислам тәрбиясе мәсьәләләренең мөһимлеге хакында сөйли.
Без барысына да уңышлар телибез.
Икенче көнне исә РИИда мәдрәсә җитәкчеләре өчен дә укулар булып узды.
Әлеге җыелышларыбыз – очрашуларыбыз ислам нигезләрен, гореф-гадәтләребезне читкә тайпылуларсыз үтәргә хезмәт итсә иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете