Узган шимбәдә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә шимбә өмәсе булды. Анда “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге күрмәүчеләре, БЦП (балалар церебраль параличы) инвалидлары, мөселман имамнары, Казан каласы волонтерлары һәм “Ярдәм” мәхәлләсе халкы катнашты.
Шимбә өмәсендә шәхсән мин үзем мәчет ишегалдын чүп-чардан, кипкән үләннәрдән арындыруда катнаштым. Бригадабызда өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Шулар арасыннан мин каравылчы Тәлгат абый Зәйниевне аеруча хөрмәт итәм. Ул кайчандыр җитәкче органнарда эшләгән, әмма тәкәбберләнмәгән, самими кеше булып калган. Бүгенге көндә Тәлгат абый белән төрле темага рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин, әгәр ялгышлыгың булса, ул җайлап кына, мин-минлегеңә тимичә генә сине төзәтер, ә инде дөреслек синең якта булса, рәхәтләнеп, сине тыңлар һәм артык сиздермичә, үзенең аңлатмаларын да биреп куяр. Кыскасы, Тәлгат абый гәп куертыр өчен бик җайлы һәм уңайлы кеше. Без шимбә өмәсендә аның белән бергәләп эшли-эшли, шактый гәпләшергә өлгердек.
Аннары, ягъни ишегалдын чистартып бетергәч, төзүче-остаз Рәхимҗан Сөйләйманов янына киттем. Ул бик бирелеп алмагачлар төбен йомшарта иде, чөнки аның үзенә генә авырдыр, дип уйладым. Өмә вакытында Рәхимҗан кардәшебез бер үзенә уннан артык алмагач төбен йомшартты.
Башкалабызны чистарту һәм яшелләндерү максатларыннан, шимбә өмәсе Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең ярдәме нәтиҗәсендә оештырылды. Ул күркәм рәвештә үткәрелде, тик тырмалар һәм көрәкләр генә җитәрлек булмады, чөнки 100 дән артык мөселман кардәшләребез килгән иде.
“Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов әйткәнчә, мөселман яшьләре волонтер отрядының мәчет ишегалдын чистартуда шулай ук зур өлеше керде. Аларның бер эш юнәлеше булып, шимбә өмәләрен үткәрү каралган.
Хаҗип ӘХМӘТША