"Хәзерге вакытта аларны эвакуацияләү эшләре башкарыла. Махсус техника алга бару өчен кар чистарта. Галимнәр Оймякон районының Нера Тамагы бистәсенә китереләчәк”,-дигән Н. Фатеев.
Алдан хәбәр ителгәнчә, узган пәнҗешәмбедә ике галим утырган машина Якутиянең Мом районындагы Сасыр бистәсеннән 100 чакрым ераклыкта көрткә кереп чума. Аннары алар артыннан коткаручылар җибәрелә.
Галимнәр "Toyota Land Cruiser 80” автомобилендә хәрәкәт иткәннәр.
Җирле вакыт белән бүген төнге 2 сәгать 30 минутта алар артыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле, полиция хезмәткәре һәм Якутиянең Мом районы башлыгы урынбасары чыгып китә.
Мом районындагы температура минус 40 градусны күрсәтә иде, дип хәбәр итте "Интерфакс” агентлыгы. Тик коткаручылар әле һаман да буран булу сәбәпле, галимнәр янына барып җитә алмаганнар.