"Якупов укулары" уздырыла

4 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам университеты белән берлектә дүртенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 19

4 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам университеты белән берлектә дүртенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Әлеге чара 2012 елда фаҗигале төстә вафат булган киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана. Быелгы укулар “Татар дин әһелләренең рухи мирасы экстремизмга каршы көрәш ысулы” дигән теманы колачлар дип көтелә.

Шулай ук Вәлиулла хәзрәт рухына багышлап Коръән уку мәҗлесе үткәрелә.

"Якупов укулары"нда Татарстан мөфтие һәм башка төбәк дин әһелләре, күренекле галимнәр, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре, дуслары катнашыр дип көтелә.

Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

Тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре булып динебез үсешенә зур өлеш кертте.

Үткәрү урыны: РИИ, актлары залы.

Үткәрү вакыты: 4 сентябрь, 2015.

Сәгать 9.00дә башлана, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе