2013 Май 20
Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр.
Хәдис
Моннан ике ел элек һич көтмәгәндә, уйламаганда вафат булды ул һәм без, "Сөләйман” мәчете әһелләре, аны Яшел Үзән районына караган Үрнәк бистәсе зиратына алып барып җирләдек. Уртача буйлы, түгәрәк йөзле, үтә дә милли җанлы бу кешене – Марс Хәсәневне барыбыз да хөрмәт итә идек. Аңа нинди дә булса ихтирам билгеләре күрсәтергә тырыша идек. Ник дигәндә, ул үзен бик итәгатьле тота, гадилеге, самимилеге йөзенә чыккан күркәм бер зат иде. Дөрес, авыруы, даруларны кушучлап ашавы турында да ишеткәнебез бар иде. Әмма хәзерге заманда кем генә дару эчми дә, кем генә сырхауламый дип уйладыкмы – анысын тәгаен генә әйтеп тә булмый хәзер. Арабыздан шулай бик иртә, нибары 45 яшендә мәңгегә китеп барыр, дип һич уйламадык.
Марсның торырга урыны юк икән. Ул мәчеттә яшәде. Аллаһының рәхмәтләре яусын хәзрәтләргә, мәчеттә аңа сыеныр урын биргәннәре өчен. Ул үзе дә бурычлы булып калмады, гыйбадәтханәне җыештыруда кулдан килгәнчә булышты. Спорт буенча да мәгълүматы зур иде Марс кардәшебезнең, бу темага сәгатьләр буена сөйләшеп утырырга да мөмкинлеге бар иде аның.
Һәр көн саен диярлек, Марс кулына сумкасын асып, шәһәргә чыгып китә иде. Мәчеттә кизү торучы бабайлар: "Марс командировкага китте”,-дип уенын-чынын бергә кушып, аңа хәерле юл теләп калдылар. Левченко бистәсендәге Ютазы урамы буйлап, башын аска иеп, уйланып барганын да күрә идем аның. Зур гына сумкасын ул кулыннан төшермәде, як-ягына да машина юлын аркылы чыкканда гына карагандыр, мөгаен. Ә сумкасында "Ислам info” газетасы, башка басмалар, төрле кәгазьләр була иде. Ул аларны кешеләргә тарата, андагы вакыйгаларга милли вә дини күзлектән чыгып, үзенең бәясен бирә, кирәк икән бәхәсләшеп тә ала, әмма зур низагларга кереп китми, юлын тагын дәвам итә иде. Аягында йөргәнгә күрә дә без аның каты авыруына ышанып та бетмәгәнбездер бәлки. Аеруча мөселманнар арасында танышлары күп иде Марсның.
Дингә иртә килгән ул. Хәтта беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиулла, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннәр белән дин сабагы да алып йөргән. Ни кызганыч, аңа имам вазифасына ирешү генә насыйп булмый.
Марсның тәрҗемәи хәлендәге кайбер сәер гадәтләргә дә тукталып узмыйча булмастыр, мөгаен. Мөхәммәд өммәтендәгеләр арасында хәмер эчү генә түгел, тәмәке тартучылар да гайре табигый хәл санала. Чөнки мөселманнар тәмәке тартуны Аллаһ биргән сәламәтлекне, акчаңны исраф кылу, ягъни әрәм итү, дип аңлыйлар. Шуңа күрә әһле ислам аракыдан, дуңгыз итеннән, кыскасы, хәрам әйберләрдән, шулар җөмләсеннән булган тәмәкедән дә ерак тора. Әмма Марс тәмәке тартуны тәки ташлый алмады. Дөрес, ул моны яшереп, кешеләргә күрсәтмичә генә эшләргә тырыша иде. Аннары ул бер тапкыр үзенең паспортын югалтты. Шуның аркасында инвалидлык пенсиясен ала алмый башлады. Бихисап кыен вакытлар иде бу аның өчен. Ул мәчет әһелләреннән бурычка акчалар сорарга кереште. Без аңа болай да, ягъни хәйрия йөзеннән дә акчаларны биреп торырга риза идек, чөнки мөселман мөселманга – кардәш икәнлеген беләбез. Әмма ул үзенең сүзендә торды: паспортын кулга төшергәч, безгә теге бурычларын түләде. Хәер, ул акчалар зур да түгел иде, кемнәндер ул – 50, икенче берәүдән 100 сумны алып торганлыгын белдек. Тик авыр чагында аңа иң якын кешеләре – туганнары гына булышмады. Менә монысын ул аеруча авыр кичерде сыман. Аннары без әнисенең исән булуы, хәтта табибә булып эшләве, тик ни өчендер аңа булышмавы хакында белеп тә гаҗәпкә калдык. Ничек инде алай?!...Ник үзенең бәгыреннән өзелеп төшкән татлы җимешенә - газиз баласына ярдәм кулын сузмый икән ул, дип биниһая зур хафага төштек. Моның сәбәпләрен белмичә гаҗиз калдык. Тик ни хәл итмәк кирәк? Барысы да без уйлаганча гына түгел шул...Шагыйрь әйтмешли, яхшы иде аның күңеле.
Менә шуңа күрә 2011 елда Марсны җиргә иңдереп кайтып барганда, Үрнәк бистәсе зиратында бер сандугачның өздереп сайравы болай да моңсуланган күңелләребезне нык дулкынландырган, күзләребезгә кайнар яшьләр чыгарган иде.
Күрәсең, Марс туганнарына, бигрәк тә әнисенә татлы җимешкә әйләнә алмагандыр. Тик ни өчен? Сораулар күп иде, аларга тулы һәм нигезле җавап бирүче генә табылмады.
Ә менә безнең мәхәллә халкы – мөэмин мөселманнар Марсны авыр язмыш кочагына ташлап калдырмадылар. Әйтик, кичә алар Үрнәк бистәсе зиратына барып, Марсның каберен чүп-чардан арындырдылар. Алай гына да түгел, үз хисапларыннан аның каберенә истәлек ташы да куйдылар.
Тыныч йокла, урының җәннәтнең түрендә булсын, мөселман кардәшебез!
Хатыйп ГӘРӘЙ