Без әлеге укытучыларыбызга карап укырга хыялланабыз. Алардан институт, филология дигән сүзләрне ишетү кайберәүләребезне тәмам "сихерләде”. Мәктәпне тәмамладык, ә бу яшь укытучыларыбыз безгә үрнәк булып, укырга, белем алырга чакырып җилфердәгән әләмдәй балкып, күңелләребездә калды...
... Еллар узды. Күпләребез укыдык, кеше булдык. Тормыш дәвам итте. Ә безгә гыйлем биргән укытучыларыбыз онытыла димени?
Җае чыгып, ул яклардан килгән берәүдән укытучы егетләр хакында сорашам. Берсе вафат икән инде, икенчесе 82 нче яше белән киткән. Телефоннан сөйләштек. Җәмәгате –вафат. Укытучыларны, укучы иптәшләрем хакында сораштым. Күпләр якты дөньяда юк икәннәр. Рухлары шат булсын! "Җомга көннәрендә мәчеткә барасызмы соң?”- дип сорыйм. Тынлык. Без укыган чакта Раббыбызны искә алу, Коръән укырга өйрәнү дигән төшенчәләр юк иде бит, дим укытучыма. Ул тыңлап торды-торды да, авыр сулап куйды. Мин үзем дә тирән уйларга чумдым. Сүзебез хушлашу белән тәмамланды. Әмма күңелдә әңгәмәләшү дәвамы калды.
Тагын еллар узды. Абый дигән укытучыбыз яшәгән якларга юлым төште дә, хәлен беләсем килеп ишеген шакыдым.
-Әле генә мәчеттән кайтып кердем. Үкенә-үкенә гарәп хәрефләрен өйрәнәм. " Их, мәйтәм, нигә элегрәк тотынмадым икән, соңлаганмын бит, дип әрнеп- сагышланып утырам әле менә”,- ди укытучым. Мин шатлык-сөенеч катнаш хисләр кичерәм, укытучыма рәхмәт әйтә-әйтә , кайбер хисләр чоңгылына чумдым.
Җәмәгать, гыйлем алырга, җәннәтле булырга соңламыйк! Мин ялга чыкмадым әле, дип вакытны бушка уздырмыйк. Беребезнең дә кулында җәннәткә кәгазе юк. Раббыбызның кушканнарын үтәп яшәргә онытмыйк! Аллаһ рәхмәтеннән башка агач яфрагы да өзелеп төшми бит!
Гайшә ГАЛИ