«Истән чыкмый дусларым»,-ди әфганчы егетләр.
15 февральдә менә тагын алар бергәләп очрашуга җыелды. Әфганстаннан соңгы солдат чыгуга да 26 ел вакыт үтеп китте. Мин алар турында даими рәвештә язып тордым. Улларын югалткан кайгы-хәсрәтле аналарны юатырга тырыштым. Егетләрнең исән булган аналары да инде берәм-берәм мәңгелеккә күчә торалар. Тәкъдирдән узмыш юк.
Исән булган аналар да, шәфкать туташлары да килгән иде очрашуга. Хәзер инде барысы да үзгә, алар үз төсләрен дә югалта баралар.
Әфган сугышында катнашканнар, инвалид булмаганнары барысы да эшлиләр, тик инде аларда да олыгаю галәмәте чагыла. Аларның мин күбесен күреп, сөйләшеп, әңгәмәләшеп беләм. Исән икәнлекләрен күреп сөендем. Әнә, профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, атаклы галимебез, милләтем, мирасым, татар тарихым, дип җан фәрманга эшләүче Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов. Ул әлеге очрашуга кызын да алып килгән.
Күрешүләр, әңгәмәләшүләр, төркем-төркем очрашулар да булды. Аннары җитәкчеләр котлады. Салют бирелде. Һәйкәллеккә гирляндалар куелды. Һәркем кулындагы кызыл канәфер чәчәкләрен һәйкәл буласы урынга салды. Чәчәкләрне Казан мэриясеннән, диделәр.
Үзем дә һәлак булганнар рухына догаларымны багышлап укыдым.
Чәчәк салучылар арасында Сергей юк иде. Мин Әфганнар Советы эшендә актив катнаштым, хәтта кайберләренә торак алуда да булыштым. Без әфганнарга, дип йорт та төзеткән идек. Анда аз булса да, безнең гаиләләр яши.
Әлеге очрашуда булмаганы кем иде соң? Сергей иптәшләрен оештырып йөрүче берәү иде. Аның белән сөйләшүебез, үзәгемне өзеп, күңелемдә кабат яңарды. “Кышлак яныннан узып барабыз. Шулчак күзебезгә бер малай күренде. Без аңа бер тартма шикәр бирдек. Ул аны күкрәгенә кысты, шатлануын белдергәндәй булды. Шул чакта аның артыннан чыгып, берәү малайга атты. Аның башыннан кан ага башлады. Шикәрле тартма канга күмелде. Малай егылды. Ул тартманы нык тоткан иде. Малай җиргә аугач кына канлы шикәр таралды”,-диде Сергей.
Аның соңгы сүзләре аеруча тетрәндергеч булды. “Чәй эчәргә утырган саен шул малай күз алдыма килә. Аннары инде шикәр табынга бер тапкыр да куелмады”,-диде моңсу гына Сергей. Сергей шул рәвешле башка шикәр белән чәй эчмәгән.
Менә, җәмәгать, бу да канлы сугышның тетрәндергеч фаҗигале бер сәхифәсе бит! Инде мондый тота-каба бирелгән боерыклар булмасын иде. Бер-беребезгә игелек – изгелекләр кылып, тыныч тормышта яшәсәк иде. Раббым, барчабызны сугышлардан, ачлыктан, югалтулардан сакла! Җирдә тынычлык булсын, сугышта һәлак булганнарның рухын шат кыл, дип без төрле төбәкләрдән дога кылабыз.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе
Автор фотолары