АКШ галимнәре бәяләгәнчә, кометаның яшәү көче нибары 30-40 % ны тәшкил итә. Ник дигәндә, ул Цельсий буенча 3 мең градуска кадәр кыза һәм югары температура аркасында кисәкләргә бүленүе ихтимал.
ISON кометасын галимнәр түгел, бәлки астрономия белән эштән гайре шөгыльләнүчеләр ачкан. 2012 елда Петрозаводскидан (Россия) Артем Новичонок һәм Белоруссиядән Виталий Невский күктәге бу җисемне эзләп табалар. Аны табуда Кисловодскидагы ISON (халыкара күк оптик челтәре) проекты обсерваториясенең 40 сантиметрлы телескоп рефлекторы булышты. Шуңа күрә комета әлеге проект исеме белән аталды.